Логотип
Хәбәрләр

Тәрбияләргә түгел - бозмаска!

Талантлы артистлар бар. Алар яхшы әсәр уйнарга тиеш. Андый әсәрләр юк икән, киләчәктә язылсын дип телим. Язылмый икән, классикабызга мөрәҗәгать итсеннәр, анда бөтен проблема күтәрелгән, чишелеш юллары күрсәтелгән.

«Сәхнә сере» тапшыруының бу чыгарылышында Г. Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Шәрәфиев белән әңгәмә кордык. Әлеге QR-код аша кереп, тапшыруны тулысынча карарга мөмкин.

Татар халкының язмышы фаҗигале язмыш. Бүгенге көндә татар театры җиңел кабул ителә комедияләр куярга тиешме?

– Мин театрга комедиядә уйнарга килгән кеше, ләкин яши-яши җитди, тирән эчтәлекле әсәрләрдәге геройлар җәлеп итә башлады. Трагик, драматик әсәрләрне, татарлар тарихы, кеше язмышы турында язылганнарын үз итәм.  Сугыштан соңгы еллар хәтердә. Ул вакытта сәнгатькә игътибар шулкадәр көчәйде. Халык чистарынып, сафланып калды, шуннан бирле гашыйк мин бу өлкәгә. Авыл баласы театрдан башканы күрмәде шул, мәсәлән, балет сәнгатен бик яратам, биюче дә булыр идем бәлки, буй-сыным туры килә...

Сугыш дигәннән, әтиегез Шиһабетдин ага зур батырлыклар кылган шәхес...

– Гәзиттәге «Наши герои» дигән сәхифә искә төште. «Сын татарского народа – Шарафутдинов Шигабутдин» дигән язмада әтинең батырлыгы турында искә алына. Әти берүзе 50 немецны әсирлеккә төшерә. Бу батырлыгы өчен бернинди исем бирелми. Ә Мәскәү телевидениесендә керәшен егете Пётр Гаврилов турында «сез рус милләтенең чын баһадиры» дип сөйли башлыйлар икән, ул «мин татар бит» дип җавап бирә. Шуннан соң аны телевидениегә якын да җибәрмиләр. Мондый батырларыбыз күп бит. Әти үзе дә минем кебек бәйсез кеше булган, андыйларны яратып бетермиләр. Шушы мәкалә әзерләнгәндә аны фотога төшерәләр, әти фотода бик моңсу килеп чыккан, күрәсең. «Батырлык кылган кеше мондый кыяфәттә булмый», дип, сурәтен гәзиткә бирмиләр. Шулай итеп, әтинең бердәнбер фотосы безгә соңыннан, сугыштагы абыем аша килеп ирешә. Сурәттә орден-медальләр дә такмаган ул, мин аны тагасы килмәгән дип аңладым. Мондый мисаллар меңләгән.

Сәхнәдән әнә шундый батырлыклар кылган кешеләребез турында күбрәк сөйләргә кирәктер, бәлки?

– Башыма бер уй килде әле. Ул фотода әтигә 48 яшь, миңа хәзер 85 тула. «Әти белән сөйләшү» дип аталган спектакль куярга була бит. Элегрәк уйламадым мин аны. Әти ролендә берәр яшьрәк артист уйный алыр иде...

Равил Шәрәфи әдип булса, нинди темаларга язган булыр иде...

– Мин язганны барыбер куймаслар иде.

Ә түрә булсагыз?

 Түрә дә чыкмас иде. Бу илне үзгәртеп корырга алынсам, мине юкка чыгарырлар иде, мөгаен.

70 нче еллар тамашачысы белән бүгенге театр сөючеләр арасында аерма бармы?

– Бар. Студент вакытта безне районнар буенча бүлделәр, классик әсәрләрдән өзекләр уйнап йөргәнне хәтерлим. Шулай бервакыт авылда «Дон Кихот»ны куйдык, бер егет килде дә: «Бу әсәрне өченче мәртәбә каравым, сез Черкасовтан да яхшырак уйныйсыз бит», – ди. Хикмәт Черкасовта түгел, ә татар кешесенең шушындый әсәрләрне яратып каравында. Еш кабатлый торган сүзем бар. Тамашачыны тәрбияләргә түгел, ә бозмаска кирәк. Тын да алмый классик әсәрләр карап утырган кешеләрне үзебез боздык. Яулык бәйләгән әбиләрең килделе-киттеле концертлар карап өйрәнде, шырык-шырык көлеп утыра. Алар бит без студент вакыттагы тамашачы.

Ә актёрлар аерыламы? Сез бит бик мәртәбәле шәхесләр белән сәхнә тоткан кеше.

– Аерма зур. Мин корифейларны күргән кеше. 1957 нче елны Мәскәүдә сәнгать декадасы булды, безнең театрның спектакльләрен карагач, Мәскәү тәнкыйтьчеләре «татар театры – актёр театры» диде. Хәзер режиссура өстенлек итә, артистлар икенче планга күчте. Актёрлары да бөтенесе бертөрлегә әйләнде. Татар ул – театр өчен яралган халык, канында аның театр. Шуңа күрә, яхшы артист табыла, режиссура үзгәрә. Кирәкмәгән хәрәкәтләр ясап, мәскәүләргә иярү күбәйде. Кайбер куелышлар бөтенләй аңлашылмый, нишләп әле мин сәхнәдә барган вакыйгаларны аңларга тырышып утырырга тиеш?! Элекке артистларга без табына идек. Үзебезне төзәткән, киңәш биргән артистларга рәхмәт әйтә идек. Хәзер алай кисәтү ясаганны өнәмиләр шул, аннары әйтәсе дә килми башлый...

Кайсыларын сагынып искә аласыз?

– Саный китсәң, бик күп. Галимә апа Ибраһимованы гына искә алыйк. Кыяфәт дисеңме, эчке халәте, хатын-кызларга хас нәзакәтьлеге белән чит ил артистларына каршы торырлык иде. Бик сирәк артистларда була ул, чит илдә дә юк әле андый артистлар. Галия апа, Марзия апа, Шәхсәнәм Әфсәндиярова, Гәүһәр Камалова...

Сәхнәдә кемнәр белән уйнадыгыз?

– Гәүһәр Камалова, Шәхсәнәм Әфсәндиярова, Гөлсем Исәнгулова. Алар белән уйнаган спектакльләр таушалмый иде, җиренә җиткереп уйный белделәр, спектакльләр озак яшәде.

Ә режиссёрлар ничек аерыла? 

– Без Ширияздан абый Сарымсаков белән эшли башладык. Ул мине ярата иде, мин дә аны хөрмәт иттем. Хәзер кайбер спектакльләр режиссёрны күрсәтүгә кайтып кала кебек, әмма тамашачы барыбер артистны истә калдыра ул. Актёр югалмаска тиеш. Зәвык та, заман да үзгәрә, бәлки миңа да кайчандыр өнәмичә караучылар булгандыр. Партнёрлар белән бәйләнешне тою кирәк. Сүз бер нәрсә, син – икенче, сүзең бетте дә, сәхнәдә эшең бетте дигән сүз түгел. «Нәрсә, сүзеңне әйтеп бетердең дә, эш бетте дип уйлыйсыңмы әллә син?!» – дияләр иде.

Тамашачы театрга ни өчен килә? Ничек уйлыйсыз?

– Ял итәргә килүчеләр бар, артист карарга килүчеләр, спектакльнең эчтәлеген белеп килүчеләр бар. Җанын-рухын чистартырга, сабак алырга да килергә мөмкин.

Әңгәмә башында әтиегезне искә алдык. Ул бүген сезгә нәрсә әйтер иде икән?

– Ул хакта уйлаганым бар. Аның рәсеменә карыйм, күзләре моңсу. Миңа үпкәләгәндер сыман. Минем дә аңа үпкәм бар. Танкта яна ул, бөтен бите пешеп бетә, бер айга гаиләсе янына кайтырга кушалар. Кайтмый. Ни өчен кайтмый ул? Бөтенләй ямьсезләнгән чырае белән күренәсе килмиме? Польшада була ул, әллә Берлинга барып җитми калырмын дип куркамы? Бу сорау мине гомер буе борчыды. Шушы яшемә кадәр аның тарихын сөйләмәгәнгә, каберен барып күрмәгәнгә үзе үпкәләп ята микән... Әтием турында гәзиттә язып калдырган, фотога төшергән кешегә дога кылам, бүген мин аны белми дә үлеп китәр идем.

Үз балаларыгызга әти җылысы бирә алдыгызмы?

– Соңрак өйләндем, балаларымны да оныкларым кебек яратканмындыр. Тәрбия бирдем дип әйтә алмыйм. Мине беркем дә тәрбияләмәде. Әти-әниең нинди – шуннан үрнәк ал дигән дигән фикер белән яшәдем. Джек Лондонның «Мартин Иден» әсәре миңа үрнәк булды. Анда да герой үзен-үзе «ясый».

Теләкләрегез нинди?

– Талантлы артистлар бар. Алар яхшы әсәр уйнарга тиеш. Андый әсәрләр юк икән, киләчәктә язылсын дип телим. Язылмый икән, классикабызга мөрәҗәгать итсеннәр, анда бөтен проблема күтәрелгән, чишелеш юллары күрсәтелгән. Андагы мәгънә һәм фикер – мәңгелек! Шуңа күрә классика дип атала ул, анда да әсәрләрнең төрлесе язылган, бүгенге көнгә иң яхшылары гына килеп җиткән. Нәрсә куйыйм диючеләргә Оскар Уайльдның бүгенге көнгә ярашлы «Идеальный муж» дигән пьесасы бар. Героена дәрәҗәләр бирәләр, күтәрәләр, зур кеше була. Әмма заманында зур афёра эшләп, кемнәрдер хисабына баеган. Бүгенге заманга аваздаш әсәрләребез күп, эзләнергә кирәк.

– Равил абый, иҗат уңышлары, сәламәтлек телим. Сез ихлас күңелле, олы җанлы шәхес. Милләтебез өчен кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә дә әйләнеп кайтсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк