Логотип
Хәбәрләр

Нәҗибә Ихсанова вафат

Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы вафат булды.

Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы вафат булды. Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат үзәге хәбәр итте. 

«Камал театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – дип языла әлеге хәбәрдә.

Нәҗибә Ихсанова белән хушлашу мәрәсиме 15 март, 11:00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк