Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында – «Дуслык күпере»

Бүген, 15 сентябрьдә, татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның тууына 133 ел. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры рухи юлбашчысының туган көне уңаеннан төрле чаралар уздырды. Без дә үз күзебез белән «Дуслык күпере» спорт уеннарын күреп кайттык.

Бүген, 15 сентябрьдә, татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның тууына 133 ел. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры рухи юлбашчысының туган көне уңаеннан төрле чаралар уздырды. Без дә үз күзебез белән «Дуслык күпере» спорт уеннарын күреп кайттык.

Әлеге мәдәни чарада Тинчурин театры коллективыннан тыш, Камал һәм Кариев театры да катнашты. Театр вәкилләре өстәл теннисы һәм шашка уеннарында көч сынадылар.

– Әлеге ярышлар театрлар арасындагы дуслыкны күрсәткече. Барыгызга да уңышлар телибез! – диде уеннар башланыр алдыннан Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. – Җиңелгәннәр, берүк сугыша күрмәгез, – дип шаяртты ул соңыннан.

Дөрестән дә, уеннар дуслар арасында гына хас була торган җылы атмосферада узды. Артистлар бер-берсен хуплап тордылар һәм казанышлары белән уртаклаштылар. 

«Дуслык күпере»ндә җиңүчеләрен дә билгеләп узмыйча булмас. Шашка уенында ир-атлар арасында:

1 урын – Алмаз Гәрәев (Камал театры артисты);
2 урын – Хәлим Җәләлов (Камал театры артисты);
3 урын – Рәүф Гатауллин (Тинчурин театрының транспорт цехы җитәкчесе) яуладылар.

Шулай ук шашка уенында хатын-кызлар арасында Тинчурин театры артисткалары:

1 урын – Диләрә Фәттахова;
2 урын – Лилия Камалиева;
3 урын – Зөлфия Вәлиева яуладылар.

Өстәл теннисы уенында ир-атлар:

1 урын – Илназ Гафиятов (Тинчурин театры хезмәткәре);
2 урын – Алмаз Фәтхуллин (Тинчурин театры артисты);
3 урын – Харис Хөснетдинов (Тинчурин театры артисты) яуладылар.

Өстәл теннисы, хатын-кызлар:

1 урын – Гөлүсә Сөнгәтуллина (Камал театрының PR-менеджеры) ;
2 урын – Рузанна Хәбибуллина (Кариев театры артисткасы);
3 урын – Рәзилә Әхмәтшина (Тинчурин театры администраторы) яуладылар.

Җиңүчеләр грамота, «Золотое яблоко» кибетенә сертификат һәм Тинчурин театрына билетлар белән бүләкләнделәр.

«Дуслык күпере»ннән тыш, театр вәкилләре бүген Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәк куйды һәм «Сүнмәс йолдызлар яктысында» дип аталган очрашу үткәрде. Бүгенге көнне театр артистлары һәм оркестры катнашында куелган концерт һәм Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк