Театрлар Сабантуе быел Минзәләдә үтәчәк!
18 июньдә 11.00 сәгатьтә Минзәлә шәһәренең урман чишмәсе янындагы мәйданында XIV Театраль Сабантуй үтәчәк.
18 июньдә 11.00 сәгатьтә Минзәлә шәһәренең Урман чишмәсе янындагы мәйданында XIV Театраль Сабантуй үтәчәк.
Татарстанда театрлар сабантуе 2005 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел бу вакыйга гүзәл табигатьле Минзәлә җирлегендә узачак. Сабантуй кунаклары алдында республикабызның 10 театр коллективы төрле уеннарда көч сынашачак һәм концерт программасы тәкъдим итәчәк.
Быелгы театр әһелләре сабантуеның үзенчәлекләре һәм яңалыклары белән сабантуй уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуында К. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры директоры Илнур Гайниев, Минзәлә районының яшьләр эшләре һәм спорт буенча башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Хизбуллин һәм Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов таныштырды.
Театр коллевтивлары сабантуйның традицион уеннарында катнашып, баллар җыячак. Көрәштә җиңү яулаган театр хезмәткәренең балларын труппаның башка уеннарда җыелган баллары белән кушып, гомуми хисап чыгарылачак. Иң күп балл җыйган театр коллективы автомобильгә лаек була.
18 июньдә Минзәләдә Театраль сабантуйда очрашканчыга кадәр!
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
Комментарий юк