Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Хөкүмәте изоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибен раслады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.

Гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә (SMS бушлай). Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны#шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9).

Әлеге язу белән сез шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирәсез. Соныннан шул ук номерга «ЦЕЛЬ» сүзе белән башлап, урамга чыгып йөрү максатларын язып җибәрергә кирәк.

Судка бару, балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, туганын җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алсагыз, димәк, хәрәкәт рөхсәт ителә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк