«Такташ эзләреннән...»
Татар җәмәгатьчелеге Такташ каберенә чәчәкләр китерде
Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова һәм бертөркем каләм әһелләре Такташ каберен зыярәт кылды. "Такташ эзләре буйлап" дип аталган экскурсия Татмедиа АҖ инициативасы белән инде икенче тапкыр уза. Беренчесе "Без белгән/белмәгән Такташ" дип аталып, Милли китапханәдә лекция форматында булган иде. Ә бу юлы шагыйрь иҗатын яратучылар, журналистлар белән бергә, Казанның үзәк урамнарыннан ул йөргән сукмаклар буйлап атлады, Такташ эшләгән урыннар белән танышты, Казанга килгәч яшәгән тулай торакны күрде. Такташ шигырьләрен күңелдә яңартып, кабере янында дога кылып, мондый чара дәвамлы булсын дигән теләктә таралаштык.
Оештыручыларга рәхмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк