«Свет моей любви» – Руслан Закировның тәүге концерты
7 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, күпсанлы халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе остазы, Казан шәһәр филармониясе солисты Руслан Закировның (баритон) тәүге концерты узды.
Руслан Закиров Казан консерваториясенең опера студиясе куелышлары аша Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти һ.б. тамашачыларына да күптән таныш. Шулай ук аның тавышы төрле елларда «Tatarica», «Новая музыка», «Казан нуры» концертларында да яңгырады.
Концерт программасында совет, татар һәм чит ил композиторларының җырлары, романслары һәм әсәрләре яңгырады. Кичәдә артист Казан консерваториясенең Евгений Афанасьев җитәкчелегендәге симфоник оркестры, И.В. Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең Дина Венедиктова җитәкчелегендәге җыелма хоры һәм саундпродюсер Юрий Федоров белән берлектә чыгыш ясады. Оркестрга кушылып, чарада Булат Хисмәтов (баян) һәм Татьяна Максимова (фортепиано) катнашты.
Кичәдә 5 телдә җырлар яңгырады, концерт азагында оркестр музыка уен-коралларының ансамблен затлы орган тавышы баетты.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
Комментарий юк