Логотип
Хәбәрләр

Шагыйрьләр урамына рәхим ит!

Җыенның хедлайнерлары – халык шагыйрьләре.

«Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы» - яңа рухтагы шигърият бәйрәменә чакыра. Бәйрәм кичәсен «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

16 июнь кичендә төрле буын татар шагыйрьләре белән Милли китапханәдә очрашу мөмкинлеге бар. Кичә Милли китапханә һәм Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә.

Очрашу урыны: Милли китапханәнең җәйге террасасы. Вакыты: 16 июньдә 18.00 сәгатьтә.

Шигърият җыенын Йолдыз Миңнуллина алып барырга вәгъдә итте. Җыенның хедлайнерлары – халык шагыйрьләре.

Катнашалар: Равил ФәйзуллинРәдиф ГаташРазил ВәлиевРенат ХарисМарсель ГалиевЗиннур МансуровГазинур МоратЛәбиб ЛеронИлсөяр ИксановаРәмис АймәтГөлүсә БатталоваЛуиза ЯнсуарЙолдыз МиңнуллинаЛилия ГыйбадуллинаРүзәл МөхәммәтшинРезеда ГобәеваРифат СәлахЭльвира ҺадиеваБулат ИбраһимФәнил ГыйләҗевЛәйлә ХәбибуллинаГүзәл ЗакироваМиләүшә Гафурова. +18

Бу хакта Татар информ хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк