Логотип
Хәбәрләр

Әәә, Сез бит «теге» Динара!

– Егетләр йомшак, ярдәмгә мохтаҗ кызларны үз итәләр түгелме соң, Динара, син бигрәк тәвәккәл, максатчан, кыю... – Кулын, йөрәген, байлыгын, гомерен бирергә риза булучыларның хатлары социаль челтәр тулы... Әллә ниләр вәгъдә итүчеләре бар. Бүген үк гастрольләр арбасына утырып җир читенә чыгып китәрләрие... Йөрәгем белән күңелемнән хәбәр көтәм – алар әлегә дәшми. 

 

Ә ни өчен Казан тамашачысы өчен эшләп карамаска?

«Кызым, рәнҗетмәсләрме сине анда?» Әти-әнисе Динараның Казанга күченеп китү теләге барлыгын ишеткәч, кызны ничек тә бу теләгеннән кире кайтарырга тырыша.Тарихи Ватаныбыз, тамырларыбыз шунда да бит, әмма күз карасыдай сөеп үстергән кызыңны таныш булмаган җирләргә ничекләр итеп җибәрергә соң?! Әле әтисе Мәскәү татарлары арасында мөхтәрәм кеше, бер дигән баянчы, милли мөхтәрият тарафыннан нинди чара, бәйрәм оештырылмасын – Зиннур абыйдан башка узмый. Өстәвенә, ул әле «Амза» ансамбле җитәкчесе дә! Кызы Динара да бит мондый эшләрдә әтисенең уң кулы: нинди дәрәҗәдә мәҗлес, бәйрәм, концерт уздырылмасын – оештыру эшләрен башлап йөрүче. Әмма Динараны кире үгетлим димә. Казан бит ул! Мондагы мөмкинлекләр! Казан мәдәни чаралардан гөрләп тора! Татарлар җыйналган урын бит ул, үз туган телебездә рәхәтләнеп аралашырга, җырларга мөмкин булган ымсындыргыч дөнья! 

Шул хыяллар белән яшәгән кыз бер мәҗлестә Мөнир Рахмаев белән аралашып китә. «Тавышың бар төс-кыяфәтең менә дигән, әйдә, сәхнәгә, синдәйләрнең урыны шунда!» – дип, кызның болай да төшләренә кереп саташтырган хыялларына канат куя Мөнир. Мәскәү татарлары арасында үз кеше Динара, аның яхшы җырлавын гына түгел, профессиональ биюче икәнен дә беләләр. Ә нишләп әле, Мөнир әйтмешли, Казан тамашачысы өчен дә эшләп карамаска?! Динара «Яшь гомер бер генә» җырына клип төшерә башлый. «Үзең иҗатка рухландырдың, үзең ярдәм дә ит» дип, ул клипта төшәргә Мөнирне чакыра. Кызның тавыш мөмкинлекләрен дә, бию осталыгын да, идея-фикер ягыннан шактый «багаж» туплавын да күрсәтүче бик матур хезмәт барлыкка килә. Әлеге клип белән Динара Татарстан телеканаллары, радиоларында хит парадларда катнаша башлый. Ә инде клип төшерү серләренә төшенеп башкарылган икенче хезмәт ул «Ташлама» җыры. Шуннан соң Динараның социаль челтәрдәге аккаунтларына берсеннән-берсе матур эчтәлекле хатлар килә башлый. «Була бит шундый җырлар, аларның хитка әйләнәчәген, тамашачы яратып кабул итәчәген йөз процент беләсең, ә «Ташлама» минем өчен көтелмәгән реакция тудырды», – ди Динара. Менә шулай Казан күгендә әкренләп «Динара Рәхимов» исеме барлыкка килә башлый.

 

Әәә, Сез бит «теге» Динара!

Мәскәүләрне яулаган кызга Казан сәхнәсендә танылу ни тора диярсез. Әңгәмәдәшем белән очрашканчы мин дә шулай уйлый идем. Башкала тамашачысының яраткан "Динарасын"  Казанныкына әйләндерү алай ук катлаулы түгел кебек. Ә баксаң,"Казан яулау"  бик җиңелләрдән түгел икән! Мәскәү тамашачысы талымсыз, аларга татар җыры, татар сөйләме булсын, шул мохиттән аерма гына, алар сине кулда күтәреп йөртергә әзер. Ә Казан... Казан халкын инде күүүптән шаккаттырырмын димә, сәхнә гөрләткән меңгә якын җырчы арасында аерылып тору ай-һай җиңелләрдән булмас. Моны яхшы аңлый Динара. Бик күп көч, хезмәт, идея, сабырлык кирәк булачак аңа... Нәкъ менә шул кызыктыра да аны. Җир җимертеп эшлисе, бу сәхнәдә үз урынын булдырасы, тамашачы күңеленә юл саласы килә аның. Хәзер инде татар иленә күченү теләге дә ныгый бара: атна саен бирегә эшләр белән килгән Динара рәхәтләнеп Казан һавасын сулый. Аның матурлыгын, тарихи гүзәл почмакларын хәтеренә сеңдереп, Баш калага алып китә. Шул хатирәләр белән хушланып, Казан белән кавышу көннәрен якынайтып, йөрәгендә саклый. Кайчандыр кул җитмәс тоелган кала үзе каршыга килә түгелме соң?! Динара инде татар йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый, алай гына да түгел, кибетләрдә таныйлар үзен! «Әәә,сез бит «теге» Динара», – дип, клип исемнәрен әйтеп сөйләшә халык. Казан һәркемгә алай бик «егылып» төшмәгәнен аңлаган Мәскәү дуслары (үзләре дә Татарстанда таныласы килү теләге белән янучылар) «Ты смогла!» дип каршы ала аны бүген! Әйе, Динара үзе дә таный моны! Кайвакыт артта калган 4 елыма (беренче тапкыр Казанга килү вакытлары) борылып карыйм да, күп эшләгәнмен икән дип шаккаттам, ди Динара. Аның белән әңгәмә корганда үзеннән-үзе төртмәле сораулар чыга авызымнан. «Ярдәм итәр кешең булмаса, ай-һай бит бу эстрада көймәсендә торып калулары, әз генә чайкалсаң да ачык диңгезгә юлыгуың бар», – дип шик кертмәкче булам, янәсе «җиргә төшерәм» Динараны. Һәм беләсезме, яшьлегенең 32 нче бусагасына аяк баскан кызның үз-үзенә ышанычын абайлап, киләсе көнгә төгәл планнары ишеткәч, колагым авызыма җәһәт команда бирде ахры: ябылды. «Ярдәм көтәр бер кешем юк, ләкин аралашкан, миндә ышаныч уяткан дусларым бик күп», – дип, Динара җырларга яңа сулыш, заманча ритм өстәүче аранжировщик Марат Мухинны искә ала. Көйне шулкадәр нечкәлекләренә кадәр тоючы, бүгенге заман тыңлаучысына ни кирәген төгәл белүче талант булса да булыр икән. Иҗат юлында Марат һәм тәүге җырын эшләгән Владимир Фёдоровка бик рәхмәтле Динара Рәхимова. «Кемнедер кабатлап кеше өлешенә керәсем килми, үзем күзаллаган иҗади юлым бар, шул юнәлешне саклап, «Динара Рәхимова» дигән үз тарихымны булдырып яшисем килә», – ди җырчы кыз.

Татарча да яхшы бел, испанча да... Яки егетләр куркып качмасмы?!

Динараның табигатьтән бирелгән тавышы өстенә бию осталыгы да бар бит әле. Мәскәүләрдә узган чараларның сәнгати бизәлешен тәэмин итеп, 6 бию стилен үзләштергән кеше ул язмам герое! Менә монысы аерым мактауга лаек! Татар эстрадасында профессиональ биючеләргә ияреп, берничә хәрәкәт өйрәнеп маташучылар шактый анысы. Ә менә дәртле җыры көенә баскан җирдән ут чыгарып биеп күрсәтүчеләре сирәк. Мәскәүнең атаклы «Тодес» бию төркемендә чарланган яшь, чибәр, зифа буй-сынлы Динарабыз испан биюләренә бөтереп алып кереп китсә, сәхнә идәне дөбердәтүчеләр бер читтә торачак, иманым камил! Ә Динараны теттереп испанча сөйләшә дисәм, ышанырсызмы?! Куба якларына йомышы төшкән Динара үзлектән испан телен өйрәнә! Бу гамәле генә дә аның никадәр ихтыяр көченә ия тынгы белмәс Динара икәнен күрсәтә. Характеры шундый аның: куркып калмаска, эшне ахырына җиткерергә, тик тормаска, хәрәкәттә булырга. Тормыш агымына ияреп баручылар аның эчен пошыра. Динара бүген Мәскәүдә өч зур проектта катнаша, алар арасында төзелеш өлкәсенә кагылышлысы да бар! Кемнәндер финас ярдәме өмет итеп, әти-әни җилкәсендә гомер итүче, назлы, иркә кыз түгел ул. «Мин Казанга килгән очракта да аягымда нык басып тора алачагымны аңлыйм, үз мөмкинлекләремне чамалыйм, алга карап яшәргә дигән тормыш девизым мине ташламас дип ышанам», – ди Динара. Шушы урында үзенә ни кирәген бик яхшы аңлаган кызның шәхси тормышы белән дә кызыксынырга булдым. Гаилә тормышына кагылышлы планнары да бу кадәр үк төгәл микән?

Егетләр йомшак, ярдәмгә мохтаҗ кызларны үз итәләр түгелме соң, Динара, син бигрәк тәвәккәл, максатчан, кыю...

Кулын, йөрәген, байлыгын, гомерен бирергә риза булучыларның хатлары социаль челтәр тулы... Әллә ниләр вәгъдә итүчеләре бар. Бүген үк гастрольләр арбасына утырып җир читенә чыгып китәрләрие... Йөрәгем белән күңелемнән хәбәр көтәм – алар әлегә дәшми. 

Дәшми торулары бәлки хәерлерәктер дә, Динара. Гаиләгә сәхнә, сәхнәгә гаилә чыкса үзең беләсең (көлешәбез).

Динара «җырлап алам да, туйсам китәрмен, ошатсалар калырмын» кебек бала-чагалык уйларыннан ерак. Автор-башкаручы буларак танылуы да аның, киләчәген күзаллап эш итүе.  Һәркемгә ачык заманда яшибез. Динарага да төрле фикерләр ирештерәләр, араларында «Казанда ни калган сиңа?» диючеләре дә бар. Әмма замана теле белән әйткәндә «хейтерлар» – кызга алга барырга ярдәм итүчеләр. Моннан дүрт ел элек булган Динара, бүген бөтенләй башка кеше, нәкъ менә шул хуплаучылары-өнәмәүчеләре – аны иҗатка рухландыручылар, «бүгенге Динараны» барлыкка китерүчеләр. «Өскә кем дә менәр, шул югарылыкны саклап кара».

 

Татар «Голливуды» – Казан

«Казан – әтиемнән соң икенче укытучым» дияргә ярата Динара. «Татар «Голливуды» ул Казан. Мәскәүнең татар дөньясы да Татарстан каласына йөз тота. Монда барлыкка килгән яңалыкларны бер ике атнадан Мәскәү үзенә «күчерә». Үзеңне бөтен дөнья татарларына рухи азык өләшүче каланың бер кечкенә генә өлеше итеп тою нинди рәхәтлек, горурлык хисләре бирүен белсәгез икән! Әлбәттә, курку бар! Әмма «куркудан туктаган кешенең артист буларга хакы бармы икән?» «Теләк ул бер көнлек хис кенә түгел, аны тормышка ашыру максатка әверелергә тиеш». «Тамашачы каршында «үзең» булып калу кирәк, башка рольләрне ул өнәми». «Синең белән эшләгән команда ашау турында уйламасын дисәң, шартлар тудыр: ашат, эчерт, уңайлыклар булдыр – шуннан соң гына нәтиҗә таләп ит!» Әйе, әйе, әйтәм бит, сәхнәгә бер көнгә килеп китүчегә охшамаган ул Динара дип. Ноябрь аенда 32 яшьлеген билгеләп үтүче, зур максатлар белән татар сәхнәсенә атлаучы Динара Рәхимованың хикмәтле гыйбарәләре бу. Теләк-омтылышларың тормышка ашсын, Динара! Казан күгендәге йолдызың яктырак балкысын! 

 

2020 ел, "Сәхнә", ноябрь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк