Логотип
Хәбәрләр

Салават Миңнеханов: «Без бик катлаулы хәлдә...»

Бизнес белән нәрсә булганын барыгыз да беләсез. Зур сәүдә үзәкләрендә эшләүче эшмәкәрләрнең хәле бик авыр. Республика җитәкчелеге, Хөкүмәте безгә аяк чалды.

Салават Миңнехановның җырчы гына түгел, эшмәкәр дә булуын күпләр белә. Сәүдә үзәкләрендә QR-кодлар кертелгәннән соң, анда йөрүчеләр азайды. Эшмәкәрләр дә зур югалту кичерә.

Бу уңайдан Салават Миңнеханов республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.  

«Бизнес белән нәрсә булганын барыгыз да беләсез. Зур сәүдә үзәкләрендә эшләүче эшмәкәрләрнең хәле бик авыр. Республика җитәкчелеге, Хөкүмәте безгә аяк чалды. «Вакцина ясатмасагыз, сәүдә үзәкләренә, кинотеатрларга, фитнес үзәкләргә, кафеларга кертмибез» дигән сүздән без – эшмәкәрләр газап чигәбез. Күпме хезмәткәрләрем бар! Әгәр без ябылсак, алар гаиләләрен, әти-әниләрен ничек тәэмин итәр? Без бик катлаулы хәлдә. Өченче көн, кичә, бүген зур зыян күрдек. Алга таба ни булыр? Мин сүз таба алмыйм.

Ә бит без бөтен шартларны да үтәдек: һәр кибеткә антисептиклар, битлеклар куйдык, саклану чараларын күрдек. Битлексез кешеләргә хезмәт күрсәтмәдек. 400 квадрат метрдан артык мәйданлы сәүдә үзәкләрендә коронавирус йоктыру куркынычы күбрәк дип уйлыйсызмы? Ә сез Сабан туе, Шәһәр көне, сайлаудан соң зур концерт үткәрдегез. Шунда алып баручылар халыкка дистанция саклагыз дип бер тапкыр да әйтмәде»,– дип сөйли үз мөрәҗәгатендә Салават Миңнеханов. Мөрәҗәгатендә җырчы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да билгеләп куйган.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аңлашыла ич, прививка ясатырга кешеләрне юк итү итәләр.