Руслан Кираметдинов хатыны Ильмира Нәгыймова белән аерылышуларын кире кага
Җырчы Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән аерылышуы турында хәбәр иткәч, «Интертат» хәбәрчеләре җырчыларның икесе белән дә элемтәгә керергә тырышкан. Ильмирага чыга алмагач, Русланга шалтыратканнар. Ул әлеге сүзләрнең дөреслеген кире каккан. Аның әйтүенчә, Ильмираның инстаграм сәхифәсен хейтерлар «урлаган».

«Бөтен булган әйберләрне телефоннан чыгарып, сторисларга куйганнар. Инстаграмга керә алмыйбыз. Болар бөтен дөньяга таралды хәзер. Иртәгә бу сүзләрне кире кагуыбыз турында видео төшереп урнаштырачакбыз.
Фото-видеоларның берсендә дә минем йөзем күренми. Берсе дә дөрес түгел. Скриншот белән күрсәтелүче фотолар – телефондагы әллә кайчангы фотолар. Безнең мөнәсәбәтләребез Аллаһка шөкер, без ике бала үстерәбез. Кеше шундый әйберне гаиләдән чыгара аламы соң инде, үзегез уйлап карагыз?» – дип җавап биргән ул.
Телефонын алмаса да, соңрак Ильмира «Интертат» хәбәрчесенә: «Не взломали. Кичә телефонда утырмадым, белмим дә», – дип җавап язган. Сторисларның дөресме, юкмы икәнлеген әйтмәгән.
Чыганак: «Интертат»
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
Комментарий юк