Логотип
Хәбәрләр

Роберт Миңнуллин: «Концертка килгән мескеннәр кул чабып утырсыннар»

Татарстынның халык шагыйре Роберт Миңнуллин  популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың сүзләренә нигезләнеп шигырь язган. Әлеге шигырьгә мөнәсәбәтен артист инстаграм аша белдерде.

Татарстынның халык шагыйре Роберт Миңнуллин  популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың сүзләренә нигезләнеп шигырь язган. Әлеге шигырьгә мөнәсәбәтен артист инстаграм аша белдерде.

«Иҗат кешесенә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!» – ди Илсөя Бәдретдинова. Әмма Роберт Миңнуллин бу хакта үз фикерен йөртә. 

«Концертка килгән мескеннәр кул чабып утырсыннар», – бу шигырьдән бер өзек. Җырчы тамашачыны «мескен» дип атаганны аңлап җиткерми.

Илсөянең укучылары да читтә калмый, шигырь юллары астында комментарийлар актив калдыралар. «Дөрес язганнар, үзләренә дә җитмәгән акчага билет алып, концертка барып фонограмма тыңлап утыручы тамашачы мескен булмыйча, кем булсын?», «Дуракланган артистларны карап утырган тамашачыны җәлләп кенә әйткән ул, мескенәр дип. Ул бу тәртәгә барлык артистлар да керә димәгән бит, сүз күпертмәгез инде. Шаян шигырь, миңа бик тә ошады», «Иллә дә шәп язгансыз, Роберт әфәнде! Бик дөрес. Эстрада төшеп бара, моң, җыр югала бара. Акчалы, спонсоры булган, моңсызлар басты сәхнәне», – дип язалар алар.

Озын сүзнең кыскасы, бу шигырьне Сез дә укып чыгыгыз әле. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И. Бадрутдинова чыгышына узган ел ике тапкыр юлыктым (сабан туйлар). Моны юк, тамак юк, жырлары мэгьнэсез. Житмэсэ сэхнэдэн мин "....бирэ белмим..." ди . Шулда булдымы жырчы

    • аватар Без имени

      0

      0

      хэзер концертларга йэрмим диярлек. Тынларлык жырыда юк жырлаучысыда.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик дөрес һәм бик көчле шигырь. Илсөя начар җырчы түгел, әмма интеллект ягыннан Роберт абый белән алышырга алынуы - шул интеллект җитмәүдән. Шигырьнең төп фикере белән килешмәү мөмкин түгел бит. Сам дурактан башка аргумент таба алмаган Илсөя. Җырчы шагыйрь язганны кабатлаучы гына шул. Аларга үз башлары белән ниндидер глобаль фикер әйтү хас түгел кызганычка каршы. Әйтергә маташсалар әбизәтелне ляпнут. Ә шагыйрь әйтәсе сүзен җиде кат иләк аша үткәреп, сүзләрен кат кат сайлаганнан соң гына халык хозурына чыгара. Мескен сүзе дә уйламыйча ялгыш әйтелгән сүз түгел. Контексттан алмасаң бик урынлы. Бөтен тамашачы да мескен диклмәнән анда, шул чүп-чарга кул чабусы турында гына. Шагыйрь мөмкин кадәр йомшаграк әйтергә тырышкан әлдә.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нигә бутен комментлврны да бирмисез?

          • аватар Без имени

            0

            0

            sagit.akh . Бик дөрес һәм бик көчле шигырь. Илсөя начар җырчы түгел, әмма интеллект ягыннан Роберт абый белән алышырга алынуы - шул интеллект җитмәүдән. Шигырьнең төп фикере белән килешмәү мөмкин түгел бит. Сам дурактан башка аргумент таба алмаган Илсөя. Җырчы - шагыйрь язганны кабатлаучы гына шул. Аларга үз башлары белән ниндидер глобаль фикер әйтү хас түгел кызганычка каршы. Әйтергә маташсалар әбизәтелне ляпнут. Ә шагыйрь әйтәсе сүзен җиде кат иләк аша үткәрә. "Мескен" сүзе дә уйламыйча, ялгыш әйтелгән сүз түгел. Контексттан аермасаң, бик урынлы. Бөтен тамашачы да мескен диелмәгән анда, шул чүп-чарга кул чабучы турында гына сүз. Шагыйрь мөмкин кадәр йомшаграк әйтергә тырышкан әлдә. Иҗат кешесенә таләпләргә килгәндә... Шагыйрьләр иләгеннән үткән энҗе-мәрҗән сүзләр ярдәмендә халыкның зәвыгын тәрбияләү, аның аңына кыйммәтле уй-фикерләр салу, күңеленә якты саф хисләр сеңдереп җибәрү - иң төп таләпләр. Шуларны аңламыйча сәхнәгә чыгучының башында бер генә уй - акча җыю, кесә калынайту.