Логотип
Хәбәрләр

Ришат Әхмәдуллин: «Минем дошманнарым юк, театрда мин һәрберсе белән дус»

Узган көнне Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин театрның инстаграм аккаунтында туры эфир алып барды. Артист тамашачыларның сорауларына җавап бирде.

Узган көнне Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин театрның инстаграм аккаунтында туры эфир алып барды. Артист тамашачыларның сорауларына җавап бирде, без аларны Сезгә сорау-җавап форматында укырга тәкъдим итәбез.

Үзизоляция ничек уза?

– Эшләнелмәгән эшләргә тотындым, күптән укыйсы килгән китапларны укыдым, профессиональ күнегеләр белән дә шөгыльләнәм... Моңсуланырга тырышмыйм, бар да яхшы, Әлһәмдуллилаһ!

«Зөләйха күзләрен ача» сериалын карыйсызмы? Фикерләрегез?

– Сериалга килгәндә, начар түгел. Әмма миңа тәэсир итмәде,  китабын укыгыз. Тәнкыйтьләргә  без барыбыз да оста. «Чык та, үзең төшер» – дигән фикер йөртәм мин. Күпме хезмәт куелган, кешеләр тырышкан, шуңа күрә бер дә тәнкыйтьлисем килми.

– Киләчәктә нинди рольне уйныйсыгыз килә?

– Без, артистлар, нинди рольләр бирсләр, шуңа канәгать. Булып торсын! 

–  Сезнең өчен «Анна Каренина» спектаклендә катнашу – яңалыкка омтылумы?

– Әлеге проектка чакыргач, мин куандым. Татар театры артисты буларак үзенңе яңа образда, рус театрында сынап карау миңа кызык булды. Рус театрында башка мөһит, мин әле дә анда бик теләп, яратып уйныйм.

– Кайчан өйләнергә җыенасыз?

– Кызык сорау! (Елмая). «Җомга!» – дип мондый сорауларга җавап бирергә яратам. Аллаһы Тәгалә никах сәгатен ничек бирәчәк, шул вакытта булачак.

– Сөйгән ярыгыз нинди булырга тиеш?

– Беренчедән, ул булырга тиеш! (Елмая). Аннан соң карарбыз.

– Сезнең хыялыгызда чын хатын-кыз нинди ул?

– Тулы хатын-кыз сыйфатларын туплаган кыз.

– Тискәре рольләрегез үзегезгә ничек тәэсир итә?

– Мин тискәре образларымны яратам. Беләм, тамашачы аларны яратып бетерми. Ләкин андый образларны төрле яктан ачып була. Ә уңай геройлар һәрчак бертөрле, кызыксыз булып тоела.

– Нинди радио тыңлыйсыз? Татарча һәм русча?

– Ышанасызмы, юкмы, татар радиосын гомумән тыңламыйм. Татар радиостанцияләрен яратмыйм дигән сүз түгел, бары тик тыңламыйм гына. Минем сүзләрдә аерма бар. Русчалардан: «Миллениум«Европа плюс», «Эхо Москвы».

–  5-10  елдан үзегезне ничек күрәсез?

– Картайган булып? Белмим... Бәхетле итеп күрәм –  шулай дип җавап бирим әле.

– Театрда иң якын дустыгыз? Гримёрканы кем белән бүләсез?

– Минем дошманнарым юк, театрда мин һәрберсе белән дус.  Гримёркада мин Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов һәм Фәннүр Мөхәммәтҗанов бергә.

– Тамашачы буларак театрга йөргәнегез бармы?

– Әлбәттә! Буш вакытта башка театрларга барып тамаша кылам. Гастрольләр вакытында опера театрына барырга тырышам.

– Камал театрына алмасалар, кая эшкә барыр идегез?

– Дөресен генә әйткәндә, мин Камал театрында беркачайн да эшләргә уйламаган идем.  4 курста ГИТИСка укырга керергә әзерләндем. Әмма Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр, мин яраткан Казанымда калдым. Әлеге көндә театрыбызда иҗат итәм.

Моннан тыш, артист һәрбер укытучысына, әти-әнисенә һәм тамашачысына рәхмәтен җиткерде. Искәртеп китик, кичә артистның туган көне иде. Ришатны янә котлап, уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк