Логотип
Хәбәрләр

Радик Юлъякшин азан әйтәчәк

«Әр-Рәхим»  мәчете ачылган көнне беренче азан Элвин Грей (Радик Юлъякшин) тавышы белән яңгыраячак. Бу хакта артист үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Әр-Рәхим»  мәчете ачылган көнне беренче азан Элвин Грей (Радик Юлъякшин) тавышы белән яңгыраячак. Бу хакта артист үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Ул шушы көннәрдә Дәүләт думасы депутаты Ризван Корбанов һәм халыкара класслы спорт мастеры Рөстәм Бегерин белән төзелеп килүче «Әр-Рәхим» мәчетендә булуы турында бәян итте.

«Ризван Даниялович Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре фондлары, шулай ук Русиядә төзелештә финанс ярдәме күрсәтүче меценатлар белән сөйләшүләр алып баруын әйтте. Бу традицион Исламга лаеклы бүләк һәм республикабызның яңа истәлекле урыны булачак. Мәчет ачылган көнне беренче азан минем тавыш белән яңгыраячак. Минем өчен бу – зур дәрәҗә!» – дип язган Элвин Грей.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Неужели нет никого'' более достойного??