Логотип
Хәбәрләр

Президент министрлыкларны тикшерергә боерды

Әйтик, Биләрдә «Сәләт» форумына палаткалар  сатып алуда аңлашылмаучылыклар  туды.  Тикшерүчеләр палатка бәяләре 2,4 млн сумга күбрәк күрсәтелгән  дип фаразлый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Яшьләр эшләре министрлыгында һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ришвәтчелеккә каршы тикшерү барышында ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча хезмәт тикшерүләре үткәрергә боерык бирде. ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов хәбәр иткәнчә, 9 айда махсус комиссия республиканың 44 муниципалитетында, биш министрлыкта, аерым алганда, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тикшерү белән булды. Коррупциягә каршы комиссия «Сәләт» тә һәм Татарстан аучылык хуҗалыкларында хокук бозуларны тапты. Әйтик, Биләрдә «Сәләт» форумына палаткалар  сатып алуда аңлашылмаучылыклар  туды.  Тикшерүчеләр палатка бәяләре 2,4 млн сумга күбрәк күрсәтелгән  дип фаразлый.

Фото минмолодежи РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк