Нурзадә: «Ачка үләргә дә мөмкин»
Илебездә коронавирус таралу сәбәпле, күп җирләргә прививка ясаткан турындагы таныклыклтан башка кертми башладылар, ягъни QR-код кирәк. Күп кеше моңа ризасызлык белдерсә дә, берни дә эшләп булмый. Җырчы Нурзадә дә бу вәзгыять турындагы фикерләре белән уртаклашты:
Илебездә коронавирус таралу сәбәпле, күп җирләргә прививка ясаткан турындагы таныклыклтан башка кертми башладылар, ягъни QR-код кирәк. Күп кеше моңа ризасызлык белдерсә дә, берни дә эшләп булмый. Җырчы Нурзадә дә бу вәзгыять турындагы фикерләре белән уртаклашты:
«Көлсәң « көл, еласаң ‒ ела! Ачка үлергә дә мөмкин QR кодың булмаса. Без хәзер кеше дә түгел бугай инде аннан башка. Адәм көлкесе!! Кайчак көне буе эшләр белән йөргәч, все тәки көнгә бер булса да ашыйсы килә башлый. ( тәки ашамыйча торырга өйрәнеп булмады). Шулай итеп, берничә көн элек мин берәр кафега кереп салат ашап, бер чынаяк чәй эчәргә уйладым. Ишекләрен ачуга бик важный кыяфәт белән QR код һәм паспорт сорадылар. Мин әйтәм, мина бер чынаяк чәй генә кирәк иде. Бездә только на вынос, монда ашау юк диделәр. Ярар, киттем икенчесенә. Монда ишектән кереп бер адым да атларга өлгермәдем, тагын шул ук сорау «QR код, паспорт». Монысы бик танылган пиццерия. Мин әйтәм, миңа бер кисәк пицца белән чәй эчеп алырга иде, бездә хәзер кисәкләп юк, тулы бер пицца гына, диләр. Җанкайларым, минем үз гомеремдә целый бер пицца ашаганым юк!!! Соң аны башта ук әйтеп булмый микәнни, яисә язып куеп??!! Юк, давай код күрсәт, давай паспортыгыз бармы?? ... Аптырагач, кибеттән ряженка алып эчтем. Кайнар ризык булса, яхшырак була иде дә инде ашказанына. Хуҗа Насретдинның ишәге хәленә калырга язмасын инде, ин мөһиме исән сау булыйк!!», дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк