Логотип
Хәбәрләр

НТВның танылган алып баручысы Александр Колтовой һәлак булган

Күпләр исе китеп, тел шартлатып карап утыра торган «ДНК» тапшыруының алып баручысы Александр Колтовой һәлак булган. Мәскәү өлкәсенең Чкаловский бистәсе янында чак-чак җиргә төшеп утырган җиңел моторлы самолетта ике кешенең гомере өзелгән. Аларның берсе – танылган алып баручы.

Күпләр исе китеп, тел шартлатып карап утыра торган «ДНК» тапшыруының алып баручысы Александр Колтовой һәлак булган.
Мәскәү өлкәсенең Чкаловский бистәсе янында чак-чак җиргә төшеп утырган җиңел моторлы самолетта ике кешенең гомере өзелгән. Аларның берсе – танылган алып баручы.

Якынча мәгълүматларга караганда, очкычның двигателенә ут капкан. Штурвал артында утырган Колтовой самолетны кырга утырта алган. Ләкин җиргә бәрелүдән ул янып киткән. Алып баручы да, аның янында утырган 33 яшьлек Наталья Климова да котыла алмаган.

2018 елның апреленнән Александр Колтовой НТВ каналында «ДНК» тапшыруын алып барды. Ә быел августта «Звезды сошлись» программасында Оскар Кучераны алыштырып, Лера Кудрявцева белән бергә эшли башлаган иде. Аңа нибары 41 яшь булган.

«Бу куркыныч шөгылеңне ташла дип әйткәнем булды», – ди хезмәттәшен һәм дустын югалткан Лера Кудрявцева. Әмма авиация – Колтовойның иң зур хыялы булган шул...

Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк