Логотип
Хәбәрләр

Мин яратам сине, Казан!

5-6 декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Казан тамашачысына татар телендә беренче мюзикл – «Алтын Казан» спектакле тәкъдим ителде.

Казан дигән исем белән

Салынды ныклы нигез:

Бүген аңа горурланып:

«Мең яшә, Казан!» – дибез.

5-6 декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Казан тамашачысына татар телендә беренче мюзикл – «Алтын Казан» спектакле тәкъдим ителде.

Меньеллык тарихлы калабыз Казанга олуг мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән сугарылган әлеге спектакльне сәхнәгә чыгаруга дистәләгән күренекле шәхесләрнең өлеше кергән. Либретто авторы Ренат Харис белән композитор Эльмир Низамовның уртак иҗат җимеше бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

«Бу әсәр белән мин үземә музыкаль театр дөньясын ачтым, опера һәм мюзикл жанрына гашыйк булдым. Әлеге спектакль – минем Казан шәһәренә мәхәббәт аңлатуым», – дип уртаклаша композитор Э.Низамов.

Вакыйгалар нигезенә Казан шәһәренең барлыкка килү һәм бүгенге көндәге торышына үсеп җитү тарихы салынган. Авторлар, калабызның барлыкка килү тарихын чагылдырган борынгы риватьләргә таянып, үз версияләрен тәкъдим иттеләр. «Алтын Казан» – Казан турында спектакль, ерак заманнарда мең ел элек нигез салынган шәһәр турында. Шәһәр исемендәге казан спектакльнең төп символы буларак тәкъдим ителә. Риваятьтә әйтелгәнчә, утсыз да су кайтанучы казан ул. Ләкин суны кайнатыр өчен, казанга изге ниятле һәм чиста күңелле кешеләр генә су салырга тиеш. Димәк авторлар тарафыннан әсәргә салынган төп максат – тамашачыларда үз җирләренә карата булган ярату хисләрен ныгыту, шәһәрлеләрнең йөрәкләрен һәм күңелләрен чистарту.

Спектакльдә татар җыр сәнгатенең асыл уллары һәм кызлары катнаша: Татарстан республикасының атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Айдар Нургаянов һәм «Татар моңы» Халыкара татар җыры фестиваль-конкурсы лауреаты Ирек Фәттахов.

Мюзиклның тагын бер мөһим образы – Елан-Сазаган. Зилант атлы канатлы елан шәһәргә 1781 елда император Екатерина II тарафыннан бүләк ителгән була. Хәзер әлеге образ Казан шәһәренең рәсми гербында сурәтләнгән. Мюзиклда исә Сазаган образы Казанны яклаучы-саклаучы көчле зат буларак гәүдәләнә.

«Алтын Казан» мюзиклы кешеләрнең могҗизага тиң мөмкинлекләре, туган җирнең тылсымы, ата-бабаларыбыздан килгән изге традицияләребезнең кыйммәте һәм мәхәббәтнең бөек көче хакында. Спектакль һәркемнең йөрәгендә туган җиребезгә, бөек Казаныбызга карата чиксез горурлык хисләре уятачак.

Шушы могҗизаны сәхнәгә чыгаруга өлеш керткән һәрбер кешегә чиксез рәхмәтлемен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк