Логотип
Хәбәрләр

Мин «бәләкәй» кеше түгел

Игътибарлы тамашачылары Зәйнәб Фәрхетдинованың йөз-кыяфәтен, кигән күлмәкләрен, аяк киемнәрен күзәтеп кенә торалар. Чак кына килешсез дип тапкан урыннарына шунда ук кисәтү дә ясап куялар.

Соңгы арада Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрләрдә бик активлашты. Инстаграмдагы язылучыларыннан килгән киңәшләргә дә колак салырга тырыша җырчы. Игътибарлы тамашачылары Зәйнәб Фәрхетдинованың йөз-кыяфәтен, кигән күлмәкләрен, аяк киемнәрен күзәтеп кенә торалар. Чак кына килешсез дип тапкан урыннарына шунда ук кисәтү дә ясап куялар.

Күптән түгел җырчыга киелмичә яткан күлмәкләрен сатарга сорап хатлар килә башлаган. «Хәзерге көндә кибетләрдә киемнән күп нәрсә юк, бер кеше дә мохтаҗ түгел анысы. Ләкин, кайбер эксклюзив күлмәкләр чыннан да киелми тора. Аларны сатуны оештырырга була. Кирәк дип санасагыз, сатам!» – дип яза Инстаграм тасмасында Зәйнәб Фәрхетдинова.

Тик шулай да, халык артистының бу гамәлен хупламаучылар табылган. «Сезнең кебек халык артистына үзең киеп салган киемне саты килешми», – дип язып калдырган бер язылучы. Аның каравы әлеге язма астында «Акча юктан күлмәк сатам дип язмаган бит, сорап язалар дигән», «Мин бик теләп сатып алыр идем», «Сезгә мәҗбүри күлмәк төртүче юк бит. Һәр сүздән гаеп эзләп утырмагыз. Без, татарлар, бер-беребезне батырырга бик дәрт кешеләр инде» кебек комментарийлар да җитәрлек.

Зәйнәб Фәрхетдиновадан эксклюзив күлмәк кирәк булса, җырчының Инстаграмына рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк