Логотип
Хәбәрләр

Мәдәни чаралар кайчан үткәрелә башлаячак?

Коронавирус аркасында кертелгән үзизоляция режимы һәрбер кешегә тәэсир итте. Авыру аеруча мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегендә зур йогынты ясады. Нәтиҗәдә, концертлар һәм массакүләм зур чаралар кичектерелде, ә театраль сезон күпкә иртәрәк ябылды.

Коронавирус аркасында кертелгән үзизоляция режимы һәрбер кешегә тәэсир итте. Авыру аеруча мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегендә зур йогынты ясады. Нәтиҗәдә, концертлар һәм массакүләм зур чаралар кичектерелде, ә театраль сезон күпкә иртәрәк ябылды.

Мәдәни чаралар кайчан үткәрелә башлаячак? Бу сорауга мәдәният министры «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумына багышланган матбугат конференциясендә ачыклык кертте.

«Яхшы фаразлар буенча концертлар июнь аенда була башларга мөмкин. Сүз зур чаралар хакында бармый. Әмма кечкенә заллар июнь ахырында эшли башларга мөмкин дип саныйм», — диде Ирада Әюпова.

Моннан тыш, мәдәният министры театр тормышы хакында да берничә сүз әйтеп узды. «Әлеге көндә чикләү чаралары сакланганда, хезмәттәшләребез ялга китәчәк дигән фикергә килдек. Июль аенда театрларда репетицияләр башланачак, тиздән театраль сезон да ачылыр», дип фикерен белдерә ул.

Чикләү чараларына карамастан, агымдагы елның март–апрель айларында театр тамашачыларының саны күпкә арткан. Узган ел әлеге айларда спектакльләргә 184 мең кеше килгән булса, быел онлайн-спектакльләрне 350 меңнән артык кеше караган. Тамашачылар географиясе шактый киңәйгән. Искәртеп китик, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры спектакльләрен США, Австралия, Финляндия һәм башка ил вәкилләре караган.

Театрлар онлайн форматта эшләүне алда да дәвам итәчәкләр. Бу формат берникадәр авырлыклар тудырса да, аның уңай яклары да бар. Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев бу хакта үз фикерен җиткерде: «Әгәр киләчәгебез шул икән, мин моның белән риза түгел. Театрның табигате барыбер элемтәгә корылган. Тамашачылар белән, артистларның үзара аралашу булмаса, минемчә, театрның мәгънәсе югалачак. Үзгәрешсез булмый, дөнья алга тәгәри, ләкин барыбер нәрсәдер үзгәрмәскә тиеш».

«Нәүрүз» халыкара театр форумы да быел 8-17 иньдә онлайн режимда узачак. Форумда Россиядән тыш, Германия, Польша һәм Колумбия илләреннән килгән педагоглар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк