Логотип
Хәбәрләр

Мәҗбүри код кертү турында 16 декабрьдә сөйләшәчәкләр

Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге 22 ноябрьдән эшли башлаган чикләүләрне хупламый.

Дәүләт Думасы җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодларны мәҗбүри тикшерү турындагы закон проектларын 16 декабрьдә карарга җыена.Карар проекты Дәүләт Думасының мәгълүматлар базасында  дөнья күрде. Шунысын әйтергә кирәк, сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге 22 ноябрьдән эшли башлаган чикләүләрне хупламый. Республикада яшәүче һәр бишенче кеше (20%) моны  файдалы дип саный һәм чикләүләрне хуплый, сораштырылучыларның тагын 17% җавап бирергә кыенсына. Гомумән алганда, Россия буенча әлеге чара белән гражданнарның 65% ы килешми. Респондентларның 14% ы чикләүләр яклы, 21% ының фикере  билгеләнмәгән. Россиядә вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуның әһәмияте хакында күп тапкырлар искәртте. Үзе исә коронавируска каршы назаль вакцинаны сынауда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк