Логотип
Хәбәрләр

Марат Мухин: «Мин модадан артта калдыммы әллә?»

Аигел исемле җырчы «Пыяла» җыры белән «Вечерний Ургант» тапшыруында катнашканнан соң, танылган аранжировка остасы, композитор, музыкант Марат Мухин: «Мин модадан артта калдыммы әллә?» – дип җырга һәм җырчыга карата канәгатьсезлеген белдерде.

Маратның бу сүзенә җавап итеп, Эльза исемле гүзәл зат болай дип язган: «Марат, гафу итегез. Моны кабул итәргә һәм алга таба үз иҗатың белән шөгыльләнүеңне дәвам итәргә кирәк.

Сезгә сезнеке матур, ләкин бөтен кешегә дә ул матур түгел. Авылым, яратам, сагынам, әнкәем – мин, мәсәлән, мондый бертөрле җырлардан туйдым. Татар телен яратам, татар эстрадасын ишетә алмыйм. Мәгънә, эчтәлек – ноль. Музыка – ноль. Эзләнү, иҗат бөтенләй юк. Мин дә, минем тирәмдәгеләр дә шулай уйлый.

Әйтергә теләгәнем: һәркемнең үз аудиториясе һәм иҗатына үз хакы бар. Ләкин Аигел зуррак масштабларга чыга ала һәм чыгачак. Сез башкача уйлыйсыз икән, сезнең моңа хакыгыз бар. Татарлар арасында башка төрле уйлаучылар да барлыгын гына белегез!» 

Марат Мухин бу сүзләргә җавап итеп: «Һәркемнең үз фикерен әйтергә хакы бар», – диде.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк