Марат Мухин хатыны хакында: «Күктән ишелгән бәхет»

Быел татар эстрадасының танылган буйдаклары өйләнеп куйдылар. Алар арасында: Айваз Садыров, Алмаз Мирзаянов, Илфар Кәримов...

Егетләр үзләре дә бу хакта күп шаярталар. «2019 – матерый буйдакларны үтилизацияләү елы», – дип хезмәттәшләре белән фотоколлаж ясап инстаграмына урнаштырган Айваз. Әлеге язманы күреп укыгач, Марат Мухин да көлеп җавап кайтара: «Подкаблучниклар елы белән, дуслар». Моннан тыш, Айваз Илназ Сафиуллин узган елгы программага эләгүен дә билгеләп үтте. Алдарак өйләнгән бит имеш.

Билгеләп киткән ир-атлар арасында иң шау-шу күтәргән – Марат Мухин белән Гөлия Әхмәтованың туе. Белүебезчә, беренче гаиләсеннән Маратның Сәфинә исемле кызы бар. Әлеге көндә Сәфинә әнисе Дилә Нигъмәтуллина белән яши, әмма әтисе  белән яхшы мөнәсәбәтләрде.

Танылган композитор хәзерге тормыш иптәшенә бүләк буларак җыр язган. Туй тантанасында Марат аны кунаклар алдында башкарды. Әлбәттә, Гөлиягә мондый бүләктән бик канәгать калган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1067
1
1
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 25 декабрь 2019 - 21:05
    Без имени
    Шэп👍
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы