Әлмәт театры ‒ Казанда
Әлмәт татар дәүләт драма театры 22 сентябрь көнне Г.Камал театры сәхнәсендә «Җил артыннан» дип исемләнгән спектаклен күрсәтәчәк. Бу сезонда Әлмәт театры Казанга шулай берәр көнгә генә килергә исәпли икән.
Әлмәт татар дәүләт драма театры 22 сентябрь көнне Г.Камал театры сәхнәсендә «Җил артыннан» дип исемләнгән спектаклен күрсәтәчәк. Бу сезонда Әлмәт театры Казанга шулай берәр көнгә генә килергә исәпли икән.
«Җил артыннан» спектакле «Тантана-2022» премиясендә «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңде. Шулай ук әлеге спектакль «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә дә җиңү яулаган иде.
Төп рольләрне Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов башкара. Айрат ике рольне сәхнәләштерә, аңа роль өчен бераз ябыгырга да туры килгән, артист әйтүенчә ул камыр, баллы, майлы ризыклардан баш тартып 8 кг авырлыгын югалткан. Аның әйтүенчә, бу роль театрда ун ел эшләү дәверендә иң көтеп алынган роле.
Раушан Мөхәммәтҗанов тискәре рольдә уйный, артист әйтүенчә, тормышта яхшы, нечкә күңелле булганлыктан бу рольгә керү аңа авыр бирелгән. Ләкин ул аны шулкадәр ышандырырлык итеп башкарган ки, тамашачыларда аңа карата чыннан да нәфрәт уянган икән.
Динар өчен иң авыры текст өйрәнү булган, чөнки аның персонажының спектакльдә сүзләре күп. Режиссерга хәтта артистка кисәтү дә ясарга туры килгән.
«Җил артыннан» спектакленең бюджеты 2 миллион сум. Анда 18 артист катнаша. Ул «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк