Логотип
Хәбәрләр

Әлфия Авзалова вафат булуына өч ел тулды

«Интертат»та чыккан интервьюдан өзек.

Әлфия апаның кызлары Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова һәм Гүзәл Авзалова әниләре белән үткәргән соңгы төнне искә алды:

Әни 14 июньнән 15 июньгә каршы төндә, якынча 00:15–00:20 сәгатьтә китте. Без реанимациягә кергәндә әни исән иде, кулларын, аякларын тоттык. Табиб шунда: «Тиз булыгыз, чыгарга кирәк», – дип әйтте. Чыктык. 10-15 минуттан кире чакырттылар. «Әниегез китеп барды», – дип әйттеләр.

Гүзәл белән палатага кире кайттык һәм нишләргә белмичә, роботлар кебек, утырып тордык. Елап та булмады. Әнинең әйберләрен җыйдык. Тиз генә җыендык та киттек. Аннан соң еладык, бик авыр булды. Хәзер дә авыр.

Вакыт уза, җиңелрәк булачак, дип әйтәләр. Юк, дөрес түгел. Хәзер әнинең юклыгына төшенеп беттек. Кеше кире кайтмый, китә.

Бу хакта тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк