Логотип
Хәбәрләр

«...Кызлар! Беркайчан да алай эшләмәгез!»

Җырчы Илназ Гариповның фанатлары һәрдаим шаккатырып тора. Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерер, ди. Кайбер кызлар Илназга карата башка сыймаслык гамәлләр кыла. Хәер, үзе сөйләсен әле.

Җырчы Илназ Гариповның фанатлары һәрдаим шаккатырып тора. Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерер, ди. Кайбер кызлар Илназга карата башка сыймаслык гамәлләр кыла. Хәер, үзе сөйләсен әле.

– Илназ, тәгаен әйтә алам, иң акыллы һәм иң юләр фанатлар синдә.

– Дөрестән дә шулай. Алар турында китап та чыгарып, җыр да җырлап, сөйләп тә бетереп булмый. Бервакыт фанклубтагы бер кызның аягы сынды. Казан уртасында ресторанда концерт куеп ятабыз. Карасак, шул кыз ике култык таягы белән концерт карарга килгән! Андый фанатларга без бик рәхмәтле. Ләкин сәерләре дә бар. Белмим, бәлки алар сау-сәламәт тә түгелдер инде. Тик кайбер сүзләреннән теләмәс җиреңнән көләрсең. Берсе «сиңа кияүгә чыгарга телим, мин инде барысын да уйладым, йорт сатып алабыз, мәче белән эт алабыз, бәхетле яшәрбез, сине эштән каршы алырбыз», дип язган. Гомумән башка сыймаслык күренешләр дә бар – кайвакыт кызлар шәрә фотоларын җибәрә. Кызлар! Беркайчан да алай эшләмәгез!

– Илназ, синең иң зур хыялың – өйләнү. «Кайчан өйләнәсең?» дип сорамасам, дөрес булмас...

– Миңа әле 32 генә яшь. Дөрестән дә, зур хыялларымның берсе – бәхетле гаилә кору. Тормыш корудан качып йөрмим. Минем күп яшьтәшләрем өйләнеп, аерылып, буталып бетте. Бәхетле торучылары да бар, әлбәттә. Ләкин бер өйләнгәч, яратып, хөрмәт итеп яшисе килә. Өйгә кайтасы килмичә йөрисем килми. Мин балаларны да бик яратам. Ике туган апа үзенең кызы Сәйдә белән күршедә генә яши. Абыйның кызы – Арчада, алар белән көн дә күрешеп булмый. Ә Сәйдә янына көн саен керәм. Балаларның аурасы, самимилеге, гадилеге бөтен авыртуга дәва. Сәйдә булмаса, бәлки Инстаграм битендә ул кадәр үк популяр да булмас идем.

Бу хакта тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк