Логотип
Хәбәрләр

Күңел өчен...

ИНЕШ» җыр театры башка халык ансамбльләреннән нәрсәсе белән аерыла соң, дип сорасагыз — биредә татар халык һәм классик җырлары яңача, стильләштерелгән рок жанрында тәкъдим ителә. Шулай да, ансамбльнең репертуары татар милли яңгыраштан ерагаймый, һәрбер татарга таныш булган милли көйгә оригиналь бизәкле яңгыраш өсти ул.

«ИНЕШ» җыр театры дип исемләнгән вокаль-инструменталь ансамбль иҗаты белән мин якыннан таныш түгел идем. Соңгы елларда коллективның исеме еш ишетелә башлады, төрле халыкара фестивальләрдә җиңү яулап, Татарстан Республикасы көнендә алар өчен оештырылган махсус сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, коллективның иҗаты белән Казаныбыз халкы да якыннан танышты. Шул уңайдан без татар халык көйләренә заманча сулыш өрүче төркемнең яшәеше һәм иҗат юнәлеше турында журналыбыз укучылары өчен тулырак белештек.

2019 елда «ИНЕШ» исеме белән халыкка тәкъдим ителгән коллектив аңа кадәр үк берничә ел «Туганнар», «Сердәш» исемнәре астында иҗат итә. «Заманында «Ром Рам» төркемендә уйнаган музыкантлар төркеме икегә бүленгәч, коллективтан бүленеп чыккан музыкантларны татарча җырлар белән эшләп карарга күндердем», — дип башлады сүзен хәзерге «ИНЕШ» коллективының чишмә башында торучы композитор Җәүдәт Гыйльманов. Коллективның репертуары татар халык һәм классик җырларыннан һәм ансамбльдә катнашучыларның үзләре иҗат иткән җырлардан ора. Музыкаль ансамбльнең «ИНЕШ» дип аталуы да аерым мәгънәгә ия — кечкенә генә тамчыдан күл җыелгандай, ансамбльнең дә барлыкка килеп, үсү-үзгәрү юлын инеш агымына тиңли җитәкче. Шунысы игътибарга лаек, төркемдәге музыкантларның күпчелеге рус милләте вәкилләре. Өстәвенә, һәрберсенең музыкага бернинди катнашы булмаган төп һөнәре бар. Махсус музыкаль белемнәре булмаса да, бу төркемдә уйнаучы ир-егетләрнең тормышында музыка һәрвакыт булган. Җырларны өйрәнгәндә алар иң беренче эш итеп сүзләрнең эчтәлегенә игътибар итә, бу мәсьәләдә аларга татар телле җырчы егетләр һәм кызлар, яисә Җәүдәт Гыйльманов ярдәмгә килә. Шуннан соң музыкантлар җырдагы кәефне һәм мәгънәви тирәнлекне аранжировка аша сурәтләргә омтыла. Коллективта ирекле иҗат атмосферасы хөкем сөрә. Музыкантлар үзләренә якын, күңелләренә ятышлы җырларны үзләре сайлап ала. Нәкъ менә шуңа да, аларның иҗаты ихлас һәм тере. Биредә профессиональ музыкантлар кебек материалны ике сәгать эчендә үзләштерү турында сүз бармый. Коллектив репертаурдагы яңа җырларны айлар буе өйрәнә. Рус милләте вәкилләре белән татар җырларына аранжировка ясау җиңел эш түгел. Беренче вакытта татар халык көйләренең «русча» яңгырашын тамашачы да сизә. Вакыт узу белән коллектив шомара һәм «татарлаша», репертуарда татар моңнары һәм көйләре яңгырый башлый. «Без принципиаль рәвештә ансамбльгә баянчы алмыйбыз, андый коллективлар бик күп, ә безнең башкалардан аерылып торасыбыз килә», — ди композитор Җ. Гыйльманов. «ИНЕШ» җыр театры башка халык ансамбльләреннән нәрсәсе белән аерыла соң, дип сорасагыз — биредә татар халык һәм классик җырлары яңача, стильләштерелгән рок жанрында тәкъдим ителә. Шулай да, ансамбльнең репертуары татар милли яңгыраштан ерагаймый, һәрбер татарга таныш булган милли көйгә оригиналь бизәкле яңгыраш өсти ул. «ИНЕШ»леләр районнарга концерт программасы белән дә чыга, хәйрия чараларында катнаша, төрле җирле һәм халыкара фестивальләрдә югары дәрәҗәләргә ирешә. Искәртергә кирәк, «ИНЕШ» җыр театры эшчәнлегенең финанс чыгымнарын коллектив үзе күтәрә. Биредә иҗат итүче ир-атлар барлык көнкүреш мәшәкатьләрен онытып торып, эштән соң репетицияләргә киләләр һәм музыка сәнгатеннән ләззәтләнеп, иҗат дөньясына чумалар. «Кайбер ир-атлар эштән соң төне буе гаражда машина актара, берәүләр балыкка, икенчеләре ауга йөри, ә безнең егетләр атнага ике тапкыр эштән соң үз теләкләре белән репетицияләргә йөри», — ди Җәүдәт Гыйльманов. Үз теләкләре белән, күңел өчен, дип тә өстәр идем аның сүзләренә. Чыннан да, күңел биреп эшләгәндә, матди ягын беренче урынга куймаганда гына чын сәнгать үрнәкләре туадыр. «ИНЕШ» төркеме музыкантларының янган күзләре мине дә битараф калдырмады, аларны бирегә берәү дә мәҗбүриләп китерми, алар монда иҗат итә, ләззәт ала һәм күңелләренә рухи ял ала. Музыкант егетләрнең үзләре белән дә якыннан таныштык.

Виктор Рязанов (синтезатор): — Мин белемем буенча геолог-туфрак белгече, күп еллар экология хезмәте өлкәсендә эшләгәннән соң, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башладым. Музыкага балачактан тартылдым, музыка мәктәбен тәмамладым, студент елларында рок-төркемдә уйнадым, үзгәртеп кору елларында музыкадан читләшеп, акча эшләүнең башка юлларын эзләргә мәҗбүр булдым. 30 ел музыка уен коралына кагылып та карамадым. Җәүдәт Гыйльманов мине кабат сәнгать дөньясына кайтарды.

Игорь Окунев (электро-гитара): — Мин IT белгече, эш графигым бик тыгыз булмаганлыктан, көндәлек тормышымда музыкага да вакыт табарга тырышам. Музыка мәктәбе, институтта музыка ансамбльләре, стройотряд музыкаль коллективлары... 25 еллык тынлыктан соң икенче сулыш ачылган, күрәсең, янәдән кулыма гитара алып, иҗат дөньясына чумдым. Димәк, яшьлек елларында җырланып, иҗат ителеп бетмәгән җырлар калган булган...

Альберт Фәхразиев (барабан): — Мин бу төркемдә бәрмә уен коралларында уйныйм, кайвакыт җырлыйм да. Казан театр училищесын тәмамладым, заманында рок-төркемдә уйнадым, һөнәрем буенча эшләмәсәм дә, беркайчан да сәхнәдән төшмәдем. Бу коллективның бер өлеше булуыма мин бик шатмын. Эштән соң кичке Казанның матур урамнарына хозурланып, Кирмән буйларын узып шушында килү үзе бер ләззәт. Мин монда үземә рәхәтлек алып, җырлый-җырлый өйгә кайтып китәм. Хәзер инде бу коллектив безнең тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әверелде.

Валерий Мартынов (бас-гитара): — Калганнардан аермалы буларак, минем бернинди музыкаль белемем дә юк. Шулай да мәктәп елларында үзлегемнән гитарада уйнарга өйрәнеп, бүгенгәчә гитарадан аерылмадым. Үземнең беренче гитарамны мин агач тактадан үзем ясадым. «ИНЕШ» төркеменә мине яраткан шөгылем (хобби) алып килде. Мин электән иске гитаралар җыеп, аларны реставрациялим, бүгенге көндә коллекциямдә 40лап гитара исәпләнә. Араларында 50 нче, 60 нчы, 70 нче елгы сирәк очрый торган гитаралар бар. Шушы шөгылем мине Игорь белән таныштырды һәм ул мине бирегә алып килде. Музыкантлардан кала коллективның 6 җырчысы бар: Ленур Алимов, Ләйсән Минсафина, «Голос. Дети» проекты катнашучысы София Фадеева, Халыкара җыр фестивальләре лауреаты, «Мини-мисс России — 2021» Наилә Славина, Римма Сафиуллина, Альберт Фәхразиев. «ИНЕШ» җыр театрының солистлары берничә, алар һәрберсе төркемнең төп репертуары белән таныш. Төркемнең солисты Ленур Алимовның исеме 2000 елларда татар эстрадасында таныла, күпмедер вакыт җыр сәнгате тукталып торганнан соң ул сәхнәгә «ИНЕШ» җыр театрының солисты буларак кире әйләнеп кайта. «Тере музыка уен коралларына җырлау үзе бер ләззәт», — ди Ленур. Римма Сафиуллинаның исә, төркемдәшләреннән аермалы буларак, төп эшчәнлек юнәлеше дә җыр сәнгате белән турыдан-туры бәйле. Ул Казанның 10 нчы номерлы музыка мәктәбендә һәм төрле вокаль студияләрдә җыр дәресләре укыта. «Вокалист буларак бирегә тере ансамбльгә кушылып җырлауга кызыгып килдем», — ди Римма үзе. Коллектив яшь талантларны да үстерә. Софья Фадеева һәм Наилә Славина төркемнең алыштыргысыз солистлары.

София: — Инеш төркеменә мин 2021 елда килдем. Бирегә мине Җәүдәт абый чакырды. Бу коллективта мин тере музыка уен коралларына чыгыш ясарга өйрәндем. Иң мөһиме — мин татар телендә җырларга өйрәндем, гәрчә моңа кадәр бу телдә сөйләшмәсәм дә!

Наилә: — Мин 8 яшьтә Җәүдәт Гыйльманов оештырган «Яшь йөрәкләр» проектында катнаштым. Бераз үскәч, мине «ИНЕШ» төркеменә җырларга чакырдылар. «ИНЕШ» төркеменең өлеше булу сәхнәдә эшләү өчен бик зур тәҗрибә бирә. Төркем белән без Татарстаныбызның күп кенә шәһәрләрен, районнарын күреп кайттык. Әйткәнебезчә, бу коллективка ихтыяри-мәҗбүри йөрүче кеше юк, бирегә һәркем үз теләге белән, күңел кушуы буенча килә. Музыкантларның һәм солистларның көндәлек тормышта төп һөнәрләре һәм тормыш мәшәкатьләре булганлыктан, концертларга әзерлек һәрбер катнашучының планнарын исәпкә алып оештырыла. Солистларга яраклаштырып концертның программасы төзелә.

«ИНЕШ» җыр театрының чираттагы концерты, хәйрия чарасы буларак, декабрьдә Апас районында инвалидлар декадасы кысаларында үтәчәк. Халык җырларыннан кала, «ИНЕШ» ансамбле репертуарында автор җырлары да бар. Коллективның Марсель Гыймазетдинов, Галимҗан Гыйльманов, Муса-Көекле сүзләренә язылган җырлары да тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә. Композитор буларак, Җ. Гыйльманов та үз көйләрен коллективка тәкъдим итә. Яшь коллективның җиңүләр исемлеге дә инде шактый саллы. Казанда ел саен үткәрелә торган «Рок-волна — 2023» фестивале катнашучылары арасында бердәнбер татар телендә чыгыш ясаучы «ИНЕШ» җыр театры коллективы 2 нче урынга лаек була. Бу җиңүдән соң, «ИНЕШ»леләргә Татарстан Республикасы көне бәйрәмендә шәһәр халкы һәм башкалабыз кунаклары алдында чыгыш ясарга мөмкинлек туа һәм үзләренә бәйрәм көнендә махсус сәхнә билгеләнә. Коллективның Казахстан республикасының Семей шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Көзге Иртыш моңнары» татар сәнгате фестиваль-конкурсында катнашу тарихы да кызыклы. Бу фестиваль-бәйгедә катнашу өчен, төркемгә Казахстанга барырга кирәк була. Барлык юл чыгымнарын һәм торак мәсьәләләрен исәпләгәч, төркемнең фестивальдә катнашу мөмкинлеге сорау астына куела. Бу хакта оештыручыларга шалтыратып хәбәр иткәч, «ИНЕШ»леләргә бәйгедә онлайн катнашырга рөхсәт бирелә. Шул рәвешле коллектив «Көзге Иртыш моңнары» татар сәнгате фестиваль-конкурсының 3 нче дәрәҗәле дипломына лаек була. Йошкар-Ола шәһәрендә узган милли җыр ансамбльләре фестивалендә Удмуртиядән килгән коллектив белән танышып, Удмуртиядә үтә торган фин-угор халыклары фестивалендә катнашырга чакыру ала. Биредә алар «Бурановские бабушки» ансамбленең беренче составы белән күрешү бәхетенә дә ирешә. Репетицияләр «RIF RECORDS» студиясендә үтә. «ИНЕШ»леләр Риф Әхмәтовка иҗат белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырганы өчен рәхмәтен белдерә. Шушы тавыш яздыру студиясендә яздырылган иҗат җимешләрен туплап, киләчәктә «ИНЕШ» җыр театры үз җыентыгын да чыгарырга ниятли. Ә бүгенге көндә коллектив актив рәвештә «Туган тел» телеканалы белән эшчәнлек алып бара, димәк, якын арада без аларның җырларын телеэкраннарда да күрә алачакбыз. Коллективка яңа җиңүләр һәм иҗади уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк