Логотип
Хәбәрләр

Кәрим Тинчурин театры 86 сезонга нәтиҗә ясады

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры 86 театраль сезонын япты.

Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сезон ябылу уңаеннан матбугат конференциясен уздырды. Биредә театрның җитәкчелеге 86 сезонга нәтиҗә ясады һәм киләчәк сезонга планнары белән уртаклашты.

Әлеге сезон театр өчен премьераларга бик бай булды. Чакырылган режиссёрлар төрле жанрда спектакльләр куйды: лирик комедия «Хыялый», драма «Өч аршын җир», булган хәл «Акча бездә бер букча» һәм фэнтези «Карурман».

Киләсе сезонда Тинчурин театры тамашачыларын янә премьералары белән сөендерәчәк. Куясы премьералар арасында соңгы елларда популярлашкан иммерсив спектакль дә каралган. Ул Салих Сәйдәшевның туган көне уңаеннан 3 декабрьдә бөек шәхеснең музеенда куелачак.

Моннан тыш, театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов киләчәктә ачык һавада спектакльләр кую актуаль булуын әйтте. «Ачык һавада концертлар, төрле мәдәни чаралар була икән, спектакльләрне дә ачык һавада уздырырга мөмкин», – дип фикерли ул.

Әлеге вакытта Тинчурин театрының җәйге яллардан кайчан чыгасы төгәл билгеле түгел. Якынча яңа сезон июль-август айларында ачылыр дип көтелә. Әмма театр тамашачылар белән күрешергә бүгенге көннән үк әзер булуын җиткерә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк