Логотип
Хәбәрләр

Хуш, Градский...

«Голос» тапшыруын төшергәндә дә кәефе булмаган, ләкин съёмкаларны туктатырга рөхсәт бирмәгән.

Бүген Мәскәүдә танылган җырчы, композитор, музыкант Александр Градский белән хушлаштылар. Чарага аның иҗатын сөючеләр, якын дуслары һәм музыкантның гаиләсе килгән иде. Гаилә  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән  бина эчендә  фотога төшермәүне сораган.  Александр Борисович  үзе дә  журналист халкын яратып бетермәде,  интервьюларны да сирәк бирде. Башта аны Кузьмолово зиратына әнисе кабере янында җирләргә тиешләр иде. Шулай да мәрхүмнең теләген исәпкә алып,  Ваганьков зиратына тукталганнар.

Искәртеп узабыз, музыкант узган якшәмбе иртәсендә инсульт кичерде. Сентябрь аенда коронавирус  белән авырганнан соң ул тернәкләнеп китә алмаган. «Голос» тапшыруын төшергәндә дә кәефе булмаган, ләкин съёмкаларны туктатырга рөхсәт бирмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк