Логотип
Хәбәрләр

Хәния Фәрхинең кызы: «Инде өченче ел әнидән котлау сүзләрен ишетмим...»

24 декабрьдә Татарстанның атказанган артисткасы Хәния Фәрхи кызының туган көне узды. Бәйрәм уңаеннан Алсу инстаграмына язма чыгарган. Биредә кыз әнисен искә алып китә.

24 декабрьдә Татарстанның атказанган артисткасы Хәния Фәрхи кызының туган көне узды. Бәйрәм уңаеннан Алсу инстаграмына язма чыгарган. Биредә кыз әнисен искә алып китә.

«Мин бик тә сентименталь кеше. Иртәнге дүрттә Раинаны (искәрмә: кызын) ашатырга уянгач, мин Алиядән (иск.: Хәния Фәрхинең олы кызы) котлау видеосын күрдем һәм күз яшьләремне тыя алмадым. Кичәдән үк елыйсым килә... Өч ел рәттән туган көн белән котлау сүзләрен әниемнән ишетмәячәкмен. Бу бит минем туган көнем генә түгел, әти белән әнинеке дә иде. Бүген аларның өйләнешүләренә 25 ел булыр иде», – дип сагышы белән уртаклаша Алсу.

«Алсу, бәгърем, туган көнең белән сине. Әниең һәрчак янәшәңдә булачак, онытма шуны. Ул һәрвакытта сезне саклыячак һәм яклыячак. Хәзер инде ул сезне саклаучы фәрештәгез. Сиңа, гаиләңә сәламәтлек, зууур бәхетләр телим», – дип котлаган Айгөл Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк