Логотип
Хәбәрләр

«Хәмдүнә апа вафатыннан соң ике көн дә үтмәде, «туганнары» табылды»

Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы Илһам Шәриф  белән әңгәмәдән өзек.

Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы Илһам Шәриф  белән әңгәмәдән өзек.

Җыела торган җир юк хәзер. Хәмдүнә апаның Константиновка янында урнашкан дачасы — аның иң яраткан урыны булды. Кызганыч, дачасын калдырып булмады. Хәмдүнә апа вафатыннан соң ике көн дә үтмәде, «туганнары» табылды. Белмим, кемнәрнең кулына калгандыр ул дача. Көтмәгән идем.

Алар бер-берсе белән аралашмый иде. Абыйсы белән дә кирәк вакытта гына сөйләшеп алалар иде.

Хәмдүнә апа белән 25 ел бергә булдык. Миндә булган әйберләрнең барысын да туганнарына тапшырдым. Андый очракта «туганнар» бик тиз табыла икән… Мине яманларга тотындылар. Хастаханәләрдә ятып чыктым. Әле генә акрынлап хәл керде. 

Хәмдүнә апа ярты ел буе төшкә керде. Көн саен. Туганнары шулай йөргәнгә керәдер дип уйлыйм. Догалар да укытып карадым, юк, барыбер керә. Төштә туганнарын сүгә, миннән гафу үтенә. Туганнары прокуратурага кадәр язып бетерделәр бит инде. Мине «мошенник» дип яла яктылар. Рәхмәт әйтер урынына, теләсә нинди мәгълүмат тараттылар. Соңыннан: «Син үтердең», дип әйтә башладылар хәтта!

Хәзер төшкә керми башлады, җаны тынычланды бугай Хәмдүнә апаның. Туганнарының номерларын кара исемлеккә керттем. Бер уйласаң, олы яшьтәге кешеләр. Абыйсына 82 яшь. Миннән булмаган әйберләр таптырдылар. Шундый адымга барырлар дип бер дә уйламаган идем.

Хәмдүнә апаның вафатын әнием үлгән кебек кабул иттем. Кулсыз калдым дисәң дә була. Планлаштырылган концертлар, башка чаралар — барысы да бетте. Шок хәлендә калдым. Туганнары шуннан файдаланды.

Җиде көн үтмәде, Якутиядән ниндидер сеңлесе (племянницасы) килеп чыкты. Күргәнебез булмады, бөтенләй белми идек. Ул үзенә таләп итә башлады. Ә аның ни катнашы бар инде? Хәмдүнә апасын тере вакытта күрмәгән кеше.

Байлык эзләгәннәрдер инде… Сәхнәдә артист бай булып күренә шул. Бер сүз белән, адәм көлкесе.

Тулырак: Интертат

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк