Логотип
Хәбәрләр

«Хастаханәдән чыгуга, концертка киттем»

Коронавирус белән чирләгән Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова «Яңа йолдыз» проектында чыгыш ясады. Җырчы кичә хастаханәдән чыгуга ук филармониягә ясарга килгән.

Коронавирус белән чирләгән Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова «Яңа йолдыз» проектында чыгыш ясады. Җырчы кичә хастаханәдән чыгуга ук филармониягә ясарга килгән. 

«Мин үтә дә җаваплы кеше. Хастаханәдән чыгуга, концертка киттем. Минем белән җырлаган Ислам Кәлимуллин «дуэт булырмы икән?» дип бик нык борчылган. Ничек җырлаганымны үзем генә беләм. Җырның бер юлын башкару да күпме көч таләп итә. Кул-аяклар кылтырый, аркадан су ага, баш әйләнә. Бик авыр. Өстәвенә репетиция дә ясарга мөмкинлек булмады. Билгеле, табиб бу адымымны хупламады, тиргәде. Әмма мин катнашырга, Ислам белән җырларга вәгъдә биргәч, сүземне үтәдем», – диде Алсу Әбелханова.

Билгеле булганча, Алсу 15 көн хастаханәдә коронавирустан дәваланды. Ә сәхнәдә җырчы тере тавышка җырлады. Әйтергә кирәк, чыгышы югары дәрәҗәдә узды. 

Алсуның тиз арада тернәкләнүен телибез.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк