Логотип
Хәбәрләр

Башкортостанның халык артисты Илдар Сәитов вафат

Бүген Россия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты, М.Гафури исемендәге драма академия театрының әйдәп баручы артистларының берсе, Башкортстанның халык артисты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Илдар Ширкәт улы Сәитов вафат булды.

Илдар Сәитов 1957 елның 25 гыйнварында БРның Бакалы районы Новокуручево авылында туа. 1983 елда Уфа сәнгать Институтын тәмамлаганнан соң (1983 елда А.К. Лощенков, П. Р. Мельниченко курсы) Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына килә. Талантлы артист бик тиз әйдәп баручы позицияләрне яулый һәм алга таба барлык зур спектакльләрдә катнаша башлый.

«Театр коллективы зур югалту кичерә. Илдар Ширкатовичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Искиткеч актёр хакындагы хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак...» – дип хәбәр итә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының инстаграм аккаунты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе белэбез якшы артист иде туганнарынын,якыннарынын кайгысын уртаклашам .