Логотип
Хәбәрләр

"Көчсез буласым килә"

Бу исем - егерме еллык хезмәтемнең нәтиҗәсе.

“Мине җырлар авторы буларак белмиләр”

  • Коронавирус вакытында күпләр акчасыз утырды. Мөмкинлек булса, бераз акча җыеп торырга кирәк икән. Син запаска акча тотасыңмы?

  • Юк, җыярлык мөмкинлегем юк әле, ипотека түлим. Әле түлисе дә озак.

  • Син үзең генә. Авырмы?

  • Ялгызлыкның авыр яклары да бар инде. Мәсәлән, кайчак ир-ат ярдәме бик кирәк була. Нишләп мин кулыма дрель тотып, нидер эшләргә тиеш, димен. Югыйсә, мин ремонт  эшләрен беләм. Әмма кайчак принципиаль рәвештә ниндидер бер эшкә алынмыйм. Дусларым арасында ир-атлар бар, аларга дәшәм яки профессионалны чакырам. Мин бит хатын-кыз...

  • Син хәзер ир-ат белән яши алыр идеңме? Үзең генә яшәргә ияләшмәдеңме икән?

  • Кемнең ялгыз яшисе килә икән?! Яшь чакта бер-береңә ияләшү, яраклашу бар инде ул. Яшь барган саен, кемгәдер яраклашу авыррак бирелә. Минемчә, гаиләдә ир-ат бар яктан да көчлерәк булырга тиеш.

  • Кайбер гаиләләрдә хатын-кыз көчлерәк...

  • Андыйлар бар, әмма идеаль гаиләдә хатын-кыз акыллырак, ә ир-ат көчлерәк булырга тиеш.

  • Син үзеңне көчле хатын-кыз дип саныйсыңмы?

  • Мин көчле, ләкин минем көчсез буласым килә. Әле дә ялгыз каласым килми. Мәктәптә укыганда мин сыйныфта бердән-бер кыз идем. Дөресен әйтсәк, сугыш чукмары идем. Агач башларыннан гына йөри идем. Мин, мәсәлән, хәзер дә футбол карарга яратам. Шуңа күрә ир-ат сыйфатлары да бар миндә. Кырысрак та булып куям кайчак.

  • Сиңа танышырга тәкъдим итүчеләр бармы?

  • Алинә, бер дә шәхси тормышым турында сөйләшәсем килми.

  • Ник? Ә нинди темага сөйләшәсең килә?

  • Шәхси тормышым - ул минем тормышым. Мине, мәсәлән, беркемнең дә шәхси тормышы кызыксындырмый. Кем кем белән яшиме, йөриме - барыбер. Шәхси тормыш эчке кием кебек бит ул. Аннан соң «Сәхнә» журналы сары пресса түгел бит ул. Син биргән сораулар кызыкмы сезнең укучыга?!

  • Әле син Төркиягә китәм, дигән идең. Кайчанга планлаштырасың?

  • Әйе, әле һаман да хыялымда шушы илгә күчү бар. Аллаһ Тәгалә кайчан язган, шунда китәм. Төркиядә яшисем килә!..

  • Ә җыр?

  • Анда да җырлый алам бит мин. Хәзер дә төрекчә дә, французча да, инглизчә дә җырлыйм. Беренче белемем буенча мин инглиз һәм француз телләре белгече. Менә шушы мөмкинлегемне тиешле дәрәҗәдә кулланмыйм. Мин инглизчә һәм французча матур итеп сөйләшә дә, җырлый да алам. Шушы өстенлегемне мин әле һаман да эшкә җикмим. Кайберәүләр, инглизчә белмәсәләр дә, җырларга маташа. Ник кулланмыймдыр шушы мөмкинлегемне, аңламыйм?! Ялкаулык микән бу?..

  • Киләсе сезонга әзерлек барамы?

  • Әйе, тик идеяләремне әйтмим. Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, диләр. Май азакларында беренче репетициябез булачак. Ике ел җүнләп эшләмәү командама да бераз үзгәрешләр кертте.

  • Ни турында хыялланасың?

  • Мин тегәргә яратам. Бәлки, киләчәктә үземнең күлмәкләр яки костюмнар коллекциясен булдырырмын. Моның өчен финанслар кирәген аңлыйм. Мин модельле кыяфәтле, ябык кызларга кызыгып карыйм. «Ученица России» бәйгесендә җюри булдым. Оештыручылар бәйгенең соңгы көнендә җюри әгъзаларын дә подиумнан уздырды. Кызык булды, минем гомеремдә бер тапкыр да подиумда йөргәнем юк иде.

  • Тагын эчке дөньямда казынасың, диярсең инде. Синең кешеләрдә ялгышканың бармы?

  • Мин кешеләрдә һәрвакыт яхшы якларны гына күрәм. Һәм, әйе, кайчак ялгышам. Артистлар белән дә дустанә мөнәсәбәттә булырга тырышам. Ә кеше бүген бер төсле, ә иртәгә үзгәрә дә куя. Икейөзле кешеләрне яратмыйм. Андыйлардан читтәрәк торырга тырышам.

  • Нинди фикер җиткерәсең килә, Нурзадә?

  • Кеше мине, мәсәлән, җырлар авторы буларак белми дип уйлыйм. «Кара, нинди матур җыр», - дип миңа үземнең җырларны җибәрәләр. Үземнең кайбер җырларымның да авторын мин дип белмиләр. Мәсәлән, мин башкарган «Алтыным син», «Безнең җизни» җырларының авторы үзем. Шулай ук Айгөл Бариева, Илнар Ялалов һәм башкалар башкара җырларымны. Гомумән, автор буларак илледән артык җырым бар. Илфат Камалиевның тулы бер фильмы бар. Шушы фильмга махсус көй яздым. Аннан соң Зиннур абый Хөсниярнең “Ут чәчәге” спектакле өчен дә көй яздым.  Мин заказга язмыйм, бу – минем күңел халәтем. Кайбер шигырьләргә көй ятмый. "Менә бу шигырьгә җыр яз әле", – дисәләр, күңел ятмаса, яза алмыйм.

  • Сине быел янә "Яңа татар җыры" бәйгесенә алмадылар. Ник үтмәгәнеңне аңлаттылармы?

  • Юк, аңлатып торучы юк анда. Узган елны үтмәгән әни турындагы җырны гел сорыйлар. Әле менә Ульяновск өлкәсеннән кайттым. Анда да шушы җырны башкаруымны сорадылар. Нишләп халыкка ошаса да, бәйгегә үтмәде микән ул? Иң аянычы – бу җыр гала-концертка узганнан соң да, берәр диплом бирә алмадылар микән?! Быел җырым "Иң күп тавыш җыйган җыр" булды. Һәм шуның белән "Аллаһәппәр". Аңламыйм. Киләсе елларда да юри катнашачакмын.

  • Әгәр сиңа: “Репертуарыңны, синең стилеңны үзгәртәбез”, - дисәләр, син…

  • Андыйлар юк бит бездә. Ә бик кирәк! Менә Рифат Фәттаховны мин продюсер буларак хөрмәт итәм. Ул бит яшь башкаручылар белән эшли.

  • Продюсерлар юк?

  • Әйе. Беләсеңме, 2002 елда беренче альбомымны чыгарганда, җырларымның күбесе гитарага гына яздырылган иде. Җырларның мондый форматын кабул итмәделәр, радиоларга җырларымны алмадылар. Ә хәзер, киресенчә, альтернатив музыка популяр, миннән шул җырларны сорыйлар. Ә мин бит 20 ел элек: “Тамашачыга бу формат кирәкми”, - дип җырлау стилемне үзгәрткән идем. Менә шушы 20 ел элек чыккан җырлар хәзер популяр!..

  • Күзәтеп алган идем берсендә, сине Салават Зәкиевич якын итә, әйеме?

  • Шулайдыр, югыйсә, ул күп кешене үзенә якын китерми. Мин аны бик хөрмәт итәм. Без икебез дә театр җанлы кешеләр, еш театрда очрашабыз. Аннан соң күпләр Салават Зәкиевич белән аралашудан нидер өмет итеп, файда эзләп аралашадыр. Ә мин андый түгел. Ялагайлана да белмим. Бәлки, аңа миндәге нәкъ менә шушы сыйфатларым ошыйдыр.

  • Әйе, сине театрларда еш күреп була.

  • Бөтен театрларга да йөрим, чөнки мин кечкенәдән пьесалар укырга ярата идем. Әнием дә мине еш үзе белән спектакль карарга ияртә иде. Театр дөньясы белән кызыксынсам да, миндә бервакытта да театр артисты булу теләге юк иде.

  • Ни өчен?

  • Холкым буенча мин буйсынучан кеше түгел. Режиссер күргәнчә генә уйный алыр идем микән?! Һәр ата-ана үз баласына бары тик яхшылык тели. Минекеләр башта тормышымны сәнгать белән бәйләргә теләвемне хупламады. Бәлки, яшь чакта шушы юнәлеш буенча киткән булсам, тормышым да башка төрле булыр иде.

  • Китаплар укыйсыңмы?

  • Китапларның исен яратам мин, китапны кулга алып уку ошый миңа. Хәзер Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр”ен укып чыгасым килә, чөнки Камал театрында пьеса әзерләнә. Әгәр әсәр миңа ошамаса, укудан туктарга мөмкинмен. Андыйларны укый алмыйм. Ә кайбер әсәрләрне кабат-кабат укыйм. Әгәр әсәр үзенә тартып торса, мин аны йокламыйча да укырга мөмкинмен. Русча да укыйм. Психология темасы да кызыксындыра мине. Китапларны җыям, бер коллекция булды инде. Кайларга куеп бетерермен инде аларны?..

  • Синең тагы да популяр чагың алда микән әле?

  • Анысы бер Ходай кулында. Хәзерге вакытта үзем турында артык популяр дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, тагы да популярлашасы килә. Шушы танылуның акчага калуы күңелне борчый. Ситуация үзгәрерме, белмим. Төрле «хит-парад»ларда катнашмыйм. Узган ел, акча түләп, катнаштым. Шушы акчаны ротациягә генә биргән булсам, файдасы күбрәк булган булыр иде дип уйлыйм.

  • Ниһаять, син Татарстанның атказанган артисты булдың. Бу исемне сиңа 2019 елда биргәннәр иде, әмма документларын әле күптән түгел алдың.

  • Бу исем - егерме еллык хезмәтемнең нәтиҗәсе. Аны бары тик, Кремльгә барып, җитәкчелек кулыннан алырга теләдем. 2016 елда исем алырга дип 258 битлек документны Мәдәният идарәсенә кертеп биргәч: “Һаман исемегез юк әллә?” - диделәр. Аллага шөкер, хәзер атказанган булдым. Күпләр котлады. Кайбер кешеләрдән котлау кабул итү минем өчен көтелмәгән дә булды хәтта. Әни генә күрми калды, ул исемле булуымны бик көткән иде. Артык бәйрәм дә үткәрмәдек, бәлки, әни исән булса, берәр нәрсә оештырган да булыр идек.

  • Әниең төшкә керәме?

  • Юк, керми. Ике тапкыр гына керде, күптән инде. Әтигә дә керми. Димәк, тыныч йоклый. Минем уңышларыма сөенәдер!.. Әнине югалткач, иҗатымда бераз торгынлык чоры булды. Менә, киресенчә, ул, күкләрдән карап, минем өчен куансын дип, иҗат итәргә кирәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк