Логотип
Хәбәрләр

Казан - тынычлык урыны!

Шөкер, биш вакыт намазымны кылам. Хатыным да намазда. Нинди эчү инде?!

Мәскәү дип күпләр хыяллана. Күбебез анда ялларга гына булса да мини-сәяхәткә барып кайта, шулай бит? Шөкер, Мәскәүдә татарлар байтак яши. Андагы милләттәшләребезнең сәнгати тормышын кайгыртуга җырчы Айрат Сафин да үз өлешен кертә.

«Нинди эчү инде?!»

Сезгә кайсы шәһәр якынрак: Казанмы, Мәскәүме?

 Һәркемгә үз туган ягы якын булган кебек, миңа да Мәскәү якынрак. Мин монда тудым, үстем, мәсәлән,беренче тапкыр гашыйк булдым, һәм әле дә яшим.

Сезнең Казанга күчүегезне ишеткән идем, бу дөресме?

Әйе, без гаиләм белән Казанга күченеп килдек, ялгышмыйсың. Казанда тыныч, барырга теләгән җиреңә тиз арада барып җитәсең, бөкеләр юк. Тыныч диюем белән Казаннан кечкенәрәк булган шәһәрләрдән яисә, гомумән, авыллардан килүчеләр килешмәстер, минемчә, тик миңа Мәскәүдән соң Казан тынычлык урыны булып тоелды. Шулай да мин үзем Мәскәүдәге ыгы-зыгыга, гел хәрәкәттә булуга ияләшкәнмен ахры. Мәскәүнең масштаблары гына ни тора бит…

Ник күчкән идегез соң?

− Казанга күчү теләге миндә барлыкка килде. Гаиләм минем бу тәкъдимемә каршы килмәде. Казан матур шәһәр бит, күчмәслек, яшәмәслек түгел. Бәлки, олыгайган көннәребездә кабат анда күчәрбез. Ә хәзер миңа тынгысызлык җитми. Мәскәүдә болганып, әйләнеп була.

Кайда яшәдегез?

− Фатир таптык та аны вакытлыча арендага алып тордык.

Кайсы шәһәрдә иҗат итү уңайлырак һәм керемлерәк?

− Казанда татар җыры, татар сәнгате белән кызыксынучылар күбрәк, әлбәттә. Тик Мәскәү, Нижгар татарларын да онытырга ярамый. Аларга да моң, җыр, сәнгать кирәк!

Рус эстрадасында танылырга теләр идеңме?

− Юктыр, дөресрәге, әлегә бер дә уйлаганым юк. Татар эстрадасында әле мин кирәк бит, җырларымны тыңлыйлар, концертларга йөриләр.

Иҗатыңда яңалыклар бармы?

− Альбом чыгарырга планлаштырабыз менә. Җырлар, җырлар… Бары тик татар телендә! Студиядә бик күп вакытымны үткәрәм. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң концерт куярга исәп. Казанда да булыр дип уйлыйбыз, тик әле бу арада түгел, яз айларында.

Татар җырчыларының берәрсе белән дуэт яздырырга теләр идеңме?

− Теләгем бар иде, менә тиздән дуэтыбыз чыгачак. Әлегә ул җырчының кем икәнен әйтмим.

Хатының Гүзәл көнләшмиме соң?

Юк, безнең арада ышаныч бар. Ул булмаса, артистка бик авыр бит ул.

 

Татарча җырласаң да, сүз байлыгың бик тирән түгел кебек. Татар телен белүеңне тагы да киңәйтү максатың бармы?

− Татарча беләм мин, бары тик безнең телләр бераз аерыла. Мин Нижгар мишәре. Мәсәлән, Казанда миңа татарча аралашу җиңел түгел иде, үз туган ягымда исә − бик җиңел.

Каян килде соң ул җырчы булу теләге, Айрат?

-  Менә шушы көнне шушы сәгатьтә җырчы буласым килде дип әйтә алмыйм. 5-6 яшьләр булган иде ул. Кассеталардан татар җырчыларын тыңлый идем. Үзеннән-үзе килеп чыкты инде ул. Бары шул: әти-әнием җырчы булырга теләвемне белгәч, каршы килде. Башка төрле өлкәләр тәкъдим иттеләр, җитдирәк һөнәр сайлавымны теләделәр. Аларны да аңларга була. Тора-бара күнделәр инде, хәзер төрле җиңүләремә сөенәләр генә.

Әти-әниең нәрсә белән шөгыльләнә?

− Алар элегрәк сәүдә эше белән шөгыльләнә иделәр. Венгрия, Польша илләреннән товар алып кайталар иде. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда. Күбесенчә авылда яшиләр.

Гаиләңә буш вакытың җитәме?

− Җиткерәм дисәң, ул вакытны табып була инде. Вакытны дөрес бүлә белергә кирәк. Балаларым төрле өстәмә секцияләргә йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр һәм, әлбәттә, укыйлар.

Хатының ни белән шөгыльләнә?

− Ул балаларны карый, эшләми. Иҗатыма карата аның карашы уңай, миңа сүзләре, теләкләре белән булса да ярдәм итеп тора.

Димәк, акчаны җитәрлек эшлисең инде, да?

− Алай зарланганы юк, димәк, яшәргә җитә.

Хатыныңа бер исереп күрсәткәнең бармы?

− Мин эчмим. Киресенчә, шөкер, биш вакыт намазымны кылам. Хатыным да намазда. Нинди эчү инде?!

Ислам төнге клубларда җырлауны тыймыймы?

− Үз эшемне тиешле дәрәҗәдә башкаруга диндә булуымның бер начарлыгы тими. Уй-фикерләр, ниятләр изге һәм иманлы булсын!

Тормыш иптәшең белән ничек таныштыгыз?

− 2011 елда «Одноклассники» сайтында танышкан идек. Менә 11 нче ел үтеп бара инде. Улым Ильяска 8 яшь, Диана кызыбызга − 6.

Ул синең беренче мәхәббәтеңме?

− Әлбәттә! Беренче һәм бердәнбер.

«Шау-шу күтәрергә була»

Сез Радик белән дуслармы? Әллә сез бары тик бергә эшлисез генәме?

− Радик минем өчен дус та, продюсер да. Иң беренче чиратта дус,  олыгая бара, дуслар кими бит ул. Гаиләң, балаларың барлыкка килгәч, вакыты да кими, шулай аралашу да юкка чыга. Шунысы бар: еш кына безнең фикерләребез, карашларыбыз туры килми. Радик бит ул заманчарак стильне үз итә, мин, киресенчә, ретро, классиканы өстен күрәм. Тик менә шушылай эшләве кызыграк. Ул эзләнүне арттыра.

Ничек бер фикергә киләсез?

− Бер-беребезне тыңлыйбыз, идеяләребезне кушабыз да моңлы һәм шул ук вакытта заманча продукт барлыкка китерәбез. Иң мөһиме − сыйфатлы! Татар яшьләренә дә, олыгаеп баручы тыңлаучыларыбызга да туры килә торган репертуар менә шулай барлыкка килә.

Сезне дуэт буларак чыгыш ясарга еш чакыралар. Кайсыгыз күбрәк акча эшли?

− Бу безнең уртак серебез.

Татар эстрадасы турында син нинди фикердә?

− Эстрада яши, яхшы җырчылар бар. Һәрберсенең үз тыңлаучысы дигәндәй... Кемгәдер популярлашу авыр бирелә, кемнедер тамашачы тиз арада күтәреп ала. Һәр җырчының үз юлы. Һәм шунысы сөенечле: татар җырчылары үзара дус була белә. Шәхсән үземнең дә берсе белән дә конфликта кергәнем юк.

Кайберләре генә танылуны арттырам дип «хайпланалар».

− Әйтәм бит, һәр җырчы үзенчә пьедесталга үрелә. Тормыш кыйммәтләре, карашлар төрле бит. Мин дә, син дә, беркем дә аларны хөкем итәргә тиеш түгел дип уйлыйм. Сиңа нормаль тоелмаган күренеш кемдер өчен бик нормаль булырга мөмкин.

Кыска итәкләр, ачык күлмәкләр киеп чыгучылар турында ни уйлыйсың?

− Алар үз гамәлләре өчен үзләре җавап бирә. Минем фикеремчә, татар мәдәнияте һәм сәнгате диннән ераклашырга тиеш түгел. Әдәплелекне онытырга ярамый. Көнбатыш илләренең кагыйдәләре, андагы калыплар безгә килешми.

Син үзең, берәр ни уйлап чыгарып, шау-шу күтәрергә риза булыр идеңме?

− Юк, андый тәкъдимнәр белән чыгучылар бар иде, без кире кактык. Алдамыйча гына да шау-шу күтәрергә була, теләк кенә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк