Камал театры Әмирхан Еникинең «Рәшә» әсәре буенча спектакль куячак

Театрлар әле җәйге ялларга киттеп өлгермәделәр, Камал театры премьера турында игълан итте. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итте.

Айдар Җәббаров Камал театрында Әмирхан Еникинең «Рәшә» әсәрен куярга алынган. Бүген әсәрнең читкасы узды. Спектакльдә РФ атказанган, ТР халык артисты Илдар Хәйруллин, ТР халык артистлары Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәт, Раушания Юкачева, Люция Хәмитова, ТР атказанган артистлары Гүзәл Шакирова, Олег Фазылҗанов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Сафин, Эмиль Талипов, Алмаз Сәбирҗанов, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Минвәли Габдуллин, шулай ук, Алмаз Борһанов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Алинә Мөдәрисова һәм Эльза Моратхуҗина катнашалар.

Премьера яңа 116нчы сезонда көтелә.

Чыганак һәм фотолар: Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
492
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Азат укытучылыкка китә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы