Кабан күле яр буенда татар биюен бушлай өйрәтәчәкләр
«Ярмәк вагы» татар биюе нигезендәге мастер-классны тәҗрибәле хореографлар уздырачак.
«Ярмәк вагы» татар биюе нигезендәге мастер-классны тәҗрибәле хореографлар уздырачак.
Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» иҗат һәм спорт дәресләренең быелгы сериясен башлап җибәрә. Әлеге чаралар Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә июньнән алып сентябрьгә кадәр уздырылачак.
2нче июнь 19.00дә Кабан күле яр буенда «Ярмәк вагы» татар биюенә багышланган остаханә һәм перформанс узачак. Бу дәресне халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева; фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина; Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин; «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Рамазан Җамалетдинов үткәрә.
Мастер-класс җанлы музыка астында узачак. Перформанс – мастер-класска, мастер-класс үз чиратында күмәк биюгә күчәр, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк