Логотип
Хәбәрләр

Истә, һаман да истә

Татарстанның халык артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызына кабер ташы куелды. Бүген аңа 67 яшь тулган булыр иде.

Татарстанның халык артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызына кабер ташы куелды. Бүген аңа 67 яшь тулган булыр иде.

Тәслимә ханым 2018 нче елның 13 нче октябрендә арабыздан китеп барды. Ул республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре һәм дуслары арасында зур абруй казанган шәхес. Аның театрга, актёрлык сәнгатенә чын мәгънәдә тугры хезмәте һәммәсен сокландыра.

Фәйзуллина Тәслимә  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә 46 ел эшләү дәверендә шактый образлар иҗат иткән актриса. Ф.Г. Лорканың «Бернарда Альба йорты» спектаклендә Бернарда Альба ролен, Т.Миңнуллинның «Саташу» спектаклендә – Галиябану, Н.Гыйматдинованың «Сихерче» спектаклендә – Убыр, С.Шәкуровның «Сөяркә»сендә Тәслимә һәм башка санап бетергесез рольләр тамашачының хәтерендә әле озак сакланыр. Аның уены табигыйлек һәм тормышчанлык белән аерылып тора иде.

Тәслимә ханым белән шәхсән таныш булмасам да, аның хакында күп җылы сүзләр ишетергә туры килде. Бүген аның каберенә таш куелу чарасында да хезмәттәшләре, туганнары һәм ул укыткан шәкертләр аны бары тик җылы сүзләр белән искә алдылар.

Татарстан Республикасының халык артисткасы Хәкимҗанова Зөләйха Рафыйк кызы:

– Без озак еллар бергә эшләп килдек. Тәслимә арабызда иң акыллы, бөтен яктан килгән сәнгать кешесе иде. Һәрчак ярдәмчел булды, киңәшләре белән барыбызга да булышып торды. Тормышымның авыр вакытында мине хуплый иде. Хәтта авырган чакта нинди үлән эчеп терелергә икәнен киңәш итте. Аның игелеген мин мәңге онытмамын.

Нинди хәл булгандыр, телефоннан сөйләшә башласак, бертуктаусыз ике сәгать сөйләшә идек. Театрга «күп балалы әбигә юл бирегез!», дип килеп кергәннәре һаман да күз алдында. (Көлә). Премьералардан соң тәфсилләп, ярыша-ярыша фикер алыша идек... Болар барысы да һич онытырлык түгел. Бик нык сагынабыз, юксынабыз.

Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Галләмова Люция Заһит кызы да Тәслимә ханымны искә алды:

– Тәслимә белән бергә якынча 35 ел эшләдек. Дөресен генә әйткәнде, ул бик үзенчәлекле артистка иде. Тәслимә бөтен кеше белән ихлас аралаша алмады, якын күргән кешеләргә генә күңел түрләрен ачты.

Шушы көннәрдә генә Әлфия (Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Хәсәнова Әлфия Якуп кызы – Г.В.) белән аны искә алып утырдык. Аралашырга, фикер алышырга тирән фикерле артистка иде. Сагынабыз...

– Тәслимә апа чын мәгънәдә театр җанлы артистка булды. Бик көчле тәрҗемәче, шагыйрә, милли театрны сөючән – мин аны шулай хәтерлим. Аның белән сирәк уйнарга туры килде, соңгысы – «Бернарда Альба йорты» спектакле. Биредә аның шигырьләре яңгырады, мин шул чакта аларның эчтәлегенә, фәлсәфәсенә шаккаткан идем. Кызганыч, аның кебек театр сөючән, театрның мәгънәсен, аның бу дөньяда нинди урын алып торырга тиешлеген аңлаган кешеләр хәзер бик сирәк. «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел», диләр бит. Үсеп килүче буын тарихны белергә тиеш, – дип искә алды аны Артём Пискунов.

Ул укыткан шәкертләр, бүгенгесе көндә театрларда хезмәт итүче артистлар – барысы да легендар актриса хакында җылы сүзләр әйтеп уздылар. Алар арасында – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Булат Гатауллин һәм Динар Низамиев.

Бүген «Әл-Мәрҗани» зиратында актриса белән бәйле кызыклы вакыйгалар тарихы һәм юксыну сүзләре – барысы да Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызының якты истәлегенә яңгырадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк