Логотип
Хәбәрләр

«Илсөя, син алай мескенләнмә инде, вакыты җиткәч бирерләр»

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың фанатлары аңа атказанган артист исеме бирелмәвенә бик борчылалар. Илсөянең быелгы концерт программасы да «Атказанмаган» дип атала. Җырчы бу хакта журналист Роза Хәйруллинага җавап бирде.

«Миңа әйтәләр инде, Илсөя, син алай мескенләнмә инде, вакыты җиткәч бирерләр дип. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, бу мескенләнү түгел, бу горурлану. Мин ‒ атказанмаган. Дөнья йөзендә миндә генә бар андый исем. Халык бит инде боларның иҗатларын күргәннәр дә биргәннәр дип уйлыйлар, сорап йөргәннәрен белмиләр. Сорамаячакмын. Әйтәләр бит, атказанган җырчы икәнеңне дәлилләргә, исбатларга, күрсәтергә кирәк диләр. Менә 3000 тамашачы утыра, алар берсе дә куып китергән түгел, минем дәлил шул. Миңа серванттагы грамотага караганда тамашачылар мең тапкыр кыйммәтлерәк. Әгәр дә коллегалар ала алганнар икән, мин алар өчен шат, чын күңелдән әйтәм. Бәлки кемгәдер чыннан да кирәктер. Миңа кирәк түгел. Мин бит җырчы да түгел. Әз генә җырчы, әз генә алып баручы, әз генә әллә нәрсә шунда. Иң мөһиме минем үземнең тамашачым бар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк