Илсөя Бәдретдинова: «Искә алмаган көн юк»
Май аенда яраткан җырчыбыз Илсөя Бәдретдинованың олы апасы арабыздан китте. Җырчы шул хакта уйланулары белән нстаграм битендә бүлеште.
Май аенда яраткан җырчыбыз Илсөя Бәдретдинованың олы апасы арабыздан китте. Җырчы шул хакта уйланулары белән нстаграм битендә бүлеште.
«Узган елны шушы вакытта ясаган идек бу фотоларны. Әле без өчәү вакыт... Бергә төшкән фотоларыбыз да юк башка. Ә төшәргә кирәк булган икән... Уртанчы апай авылдан кунакка киләм дигәч, тиз генә фотографыма шалтыраттым. Яшермим... күңелем ашыктырды...
Әле дә шул вакытта җыенып чыга алганбыз дим хәзер. Бөтенебезнең кулында фотоаппаратлы телефон. Анда кемнең генә фотолары юк. Ләкин иң кадерле, иң якын кешеләр белән сирәк була гадәттә... Хәзер зурайтып-зурайтып көн дә карыйм, апай. Искә алмаган көн юк... Бик сагынабыз... Урының оҗмах түрләрендә булсын! (Олы апам − Лилия. Кыска чәчлесе. Иң уңганы... 6 май көнне арабыздан мәңгелеккә китте. Уртанчы апам − Люция. Җизнәй белән авылда яши. 20 сыеры, 10 үгезе, санап бетергесез тавык, индоутка тагын әллә нәрсәләре бар. Аллага шөкер әле миңа «иркәәәәм» диюче, минем «апааааай» дип дәшәр кешем бар. Исән сау була күр, апа», дип яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк