Илшат Вәлиев ярдәм сорый

Коронавирус таралу сәбәпле кертелгән чикләүләр кырыслана бара. Дүшәмбедән җәмәгать транспортына да QR-кодлар булса гына кертә башладылар. Шул сәбәпле канәгатьсезлекләр башланды, коды, машинасы булмаган кешеләргә кирәкле урынга барып җитү өчен я җәяү, я такси хезмәтеннән файдаланырга кирәк.

Җырчы Илшат Вәлиевкызыклы гына пост урнаштырды. Ул автомобиль йөртүчеләргә җәмәгать транспортында йөри алмаучыларга булышырга, кул күтәреп машина тотып торган кешеләрне утыртып барырга тәкъдим итә.

«Безнең барыбызның да социаль статуслары төрле. Күбебезнең машинасы бар, көндәлек мәшәкатьләрне хәл иткәндә кыенлык тумый. Хәзер Татарстанда җәмәгать транспортында QR-коды булганнар гына йөри ала. Бөтен кеше дә шул кодны ала алмый, кемгәдер ул әле килмәгән, кемгәдер прививка ясатырга ярамый.

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! Әгәр сез тукталышта яисә урамда кул күтәреп машина тотып торучыларны күрсәгез, зинһар туктагыз. Бәлки сезгә бер тарафкадыр. Мин үзем шула эшләргә җыенам. Яхшы гамәлләр безне берләштерсен иде», дип яза ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1445
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тинчурин театрының журналистлар клубы кысаларында чираттагы лекция узды
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы