Логотип
Хәбәрләр

«Әгәр дүртенчегә әни булырга җыенсам...»

Лилия Хәйруллинаны «Тагын малай?», «Әйдә, кыз алып кайт» дигән сораулар белән бик еш аптыраталар икән. Бу сорауларга җавапны җырчы инстаграм сәхифәсе аша кайтарырга булган.

Лилия Хәйруллинаны «Тагын малай?», «Әйдә, кыз алып кайт» дигән сораулар белән бик еш аптыраталар икән. Бу сорауларга җавапны җырчы инстаграм сәхифәсе аша кайтарырга булган.

«Кешеләрнең реакциясен күзәтү шундый кызык миңа. «Өч егет» дигәч, аларның тавышында үкенеч ишетәсең, кәефләре төшә. Әйтерсең, ниндидер начар хәл булган.

Бала сәламәт булып туган икән, бу үзе зур бәхет! Ни өчен ике яки өч бала тапкан кеше турында икенче җенесле бала табарга тели дип уйлыйлар икән? Мин мондый стереотипларны яратмыйм. Бу җәмгыять фикерен тагу дип атала.

Баланың җенесен сайлап булмый, гомумән. Бу бит кибет түгел, ә «киндер-сюрприз». «Киндер» эләккәнгә сөенергә кирәк. Мин моңа җиңелрәк карыйм. Ә бит кайбер хатын-кызлар моңа бик борчыла, барысын да җитди кабул итә. 

Булганына шөкер итә белергә кирәк. Димәк, шулай язган булган.

Әгәр дүртенчегә әни булырга җыенсам, мин кыз артыннан түгел, бала алып кайтачакмын! Әлегә тагын балага узарга җыенмыйм, бу минем фикерем генә», – дип яза ул.

Фото: @liliya_khairullina_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк