Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Сәфәровага сөйгән яры хыянәт итә

Джуанито сөйгән ярына хыянәт итә бугай. Көн-төн каядыр югалып йөри, дәртле Габриэлланың түзәр чамасы калмый... Нәрсә соң бу, дисезме? Испанча-татарча мыльная опера!

Татарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрованың Инстаграм аккаунтында Данир Сабиров белән берлектә төшергән видеоролик пәйда булды. Дөрес, артистларның бу костюмнарын тамашачы инде күптән күргән иде, хәзер исә нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкканын да карый алабыз.

Сюжет нидән гыйбарәт: Джуанито сөйгән ярына хыянәт итә бугай. Көн-төн каядыр югалып йөри, дәртле Габриэлланың түзәр чамасы калмый...

Нәрсә соң бу, дисезме? Испанча-татарча мыльная опера!

Рольләрдә: Джуанито – Данир Сабиров, Габриэлла – Гөлназ Сәфәрова.

Ә видеоны төшерүнең төп максаты исә Лира Фарм компаниясенә реклама. «Лира фарм – сөт фермаларындагы терлек азыгы сыйфатын тикшереп фермаларга экспресс аудит ясаучы компания. Аның ярдәме белән, 20-30%ка күбрәк сөт савып алырга мөмкин. Лира Фарм булганда фермер тынычлап йоклый ала», – дип ачыклык кертә Данир видеоның азагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк