Гөлназ Асаевага: «Әтисе булмаса, Гөлназ сәхнәдә булмас иде»

«Мактау тактасы» интернет-тапшыруында татар эстрадасы йолдызларын чакыралар. Биредә артистлар үзләренә кагылышлы комментарийларга җавап бирәләр.
Билгеле булганча, танылган җырчыларга күбрәк тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Соңгы чыгарылшта чакырылган кунаклар арасында Гөлназ Асаева да булды, һәм ул янә тынкыйть утына cалынды.
«Артистлар сәхнәдә яңгырдан соң гөмбәләр кебек үсәләр, барысы да бер-берсенә охшаган. Әтисе булмаса, Гөлназ сәхнәдә була алмас иде», – дип яза берсе Асаева хакында.
Гөлназ югалып калмады, сорауга җавап бирде: «Әлбәттә, әти-әнисез без дөньяга да килә алмас идек. Әйе, мин горурланып әйтә алам: әти-әни ярдәме белән сәхнәгә чыктым! Башка кешеләр белән әллә кайларда йөреп, гулять итеп чыкмадым бит. Шуңа күрә мин моңа бик шат».
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте