“Гармунтуй” гала-концерты
“Уйнагыз, гармуннар” авылларда үз талантларын яшереп яткан 324 үзешчән гармунчыны телеэкраннар аша танытты, аларның гомер юлы белән таныштырды
2023 нче елның июнь аеннан “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә “Уйнагыз, гармуннар!” телевизион тапшырулар циклын гамәлгә куя. Аның максаты - гармун моңын, аның тавышын телевизор экраннары аша яңгырату, онытылып барган көйләрне кабат искә төшерү, ә иң мөһиме үзешчән гармунчылар белән таныштыру. Гармун – буыннан-буынга кадерләп-саклап тапшырылып килә торган халкыбызның төп музыка коралы. Татарстанның кайсы гына район-авылларына барсак та, татар йортының бизәге – ул гармун.
Ел ярым вакыт аралыгында иң халыкчан тапшыруның иҗат төркеме Татарстан Республикасының 11 районында булып өлгерде. Актаныш, Саба, Сарман, Апас, Мөслим, Нурлат, Кукмара, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Арча районнары, Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краенда яшәүче үзешчән татар гармунчылары белән таныштырды. “Уйнагыз, гармуннар” моңарчы татар телевидениесендә булмаган, татар журналистлары аяк басмаган җирләргә барып, эксклюзив кадрлар булдырды. “Уйнагыз, гармуннар” иҗат төркеме Свердлау өлкәсендәге Березовский шәһәрендә урнашкан алтын чыгару шахтасына барып, анда эшләүче үзешчән гармунчылар белән дә танышып кайтты.
Барлыгы 66 тапшыру эфирга чыкты. “Уйнагыз, гармуннар” авылларда үз талантларын яшереп яткан 324 үзешчән гармунчыны телеэкраннар аша танытты, аларның гомер юлы белән таныштырды.
2023, 2024 нче елларга йомгак ясап, “Уйнагыз, гармуннар!” телевизион тапшыруының “Гармунтуй” дип исемләнгән йомгаклау гала-концертын оештыруны максат итеп куйдык.
Концерт үткәрү көне 16 нчы декабрьгә сәгать 15:00 билгеләнгән.
Казан дәүләт мәдәният институтының актлар залында “Гармунтуй” концертында республикабызның иҗади гаилә ансамбльләрен, гармуннар коллекциясен җыючы үзешчән гармунчыларыбыз, яшь гармунчыларыбыз чыгышларын күреп булачак.
Фото: Минкульт РТ тг-канал
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк