Логотип
Хәбәрләр

Филүс Каһиров Мәскәүгә киткән

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров сәхнә киеме алырга Мәскәүгә барган. Бу хакта ул «ШК» хәбәрчесенә сөйләде.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров сәхнә киеме алырга Мәскәүгә барган. Бу хакта ул «ШК» хәбәрчесенә сөйләде.

«Яңа концерт сезонына яңа костюмнар алырга дип Мәскәүгә килдек. Казанда кайвакыт артистлар бер концертка бер үк төрле костюмнан килә. Яки залда утырган тамашачыда синеке кебек костюм була. Менә шундый кабатланулар булмасын өчен Мәскәүгә килдек», – диде Филүс Каһиров. 

«Бәяләре төрле, бик кыйбатлылары да бар. Әмма үзәктән ераграк китсәң, бәяләр «нормальләшә». Гадәттә, мин бер концертта дүрт төрле кием белән чыгыш ясыйм. Кичә ике костюм алдык, бүген тагын икене алырга исәп, Аллаһ теләсә», – диде җырчы.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк