Донецк академия симфоник оркестры Казан сәхнәсендә!
Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында С. Прокофьев исемендәге Донецк академия симфоник оркестры концерты узачак. Концерт коллективның 90 еллыгы уңаеннан, «РОСКОНЦЕРТ» дәүләт оешмасы ярдәме белән Бөтенроссия гастроль-концертлар планы нигезендә оештырыла.
Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында С. Прокофьев исемендәге Донецк академия симфоник оркестры концерты узачак. Концерт коллективның 90 еллыгы уңаеннан, «РОСКОНЦЕРТ» дәүләт оешмасы ярдәме белән Бөтенроссия гастроль-концертлар планы нигезендә оештырыла.
Донецк дәүләт филармониясенең генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Парецкий билгеләп үткәнчә, коллективның 30% ир-ат музыкантлары Украинадагы махсус хәрби операция катнашучылары. Донецк җирлегендә барган катлаулы вакыйгаларга карамастан, оркестр үзенең иҗади эшчәнлеген дәвам итә. Үз сәхнәсендә концертлар бирү мөмкинлеге булмаган коллектив Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгына Россия шәһәрләре буйлап гастрольләр оештыруда ярдәм итүе өчен рәхмәтен белдерә.
15 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк гастрольләр кысаларында С. Прокофьев исемендәге Донецк академия симфоник оркестры концертлары Саратов, Тольятти, Самара, Ульяновск, Казан, Йошкар-Ола, Чебоксар, Владимир, Рязань һәм Воронеж шәһәрләрендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк