Логотип
Хәбәрләр

Дәниф Шәрәфетдиновның хәлләре алга таба

Күптән түгел алып баручы һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтова җырчы Дәниф Шәрәфетдинов белән сөйләшеп, аның хәлләрен белешкән. Шагыйрә әйтүенчә, Дәниф хәзер үзен күпкә яхшырак хис итә. Әлеге әңгәмәдән өзекне Ләйлә Дәүләтова инстаграм сәхифәсендә урнаштырган.

«Дәнифкә шалтыраттым.

– Дәниф, шундый-шундый бальзам бар, бөтен организмны восстановить итә, табиблар үзләре ук шаккатып сөйли, иң каты авыруларны да лечить итеп була диләр, әйдә эчеп карале, һичшиксез сиңа да булышырга тиеш, дим.
– Мин аны 1 ай эчәм бит инде, дип елмайды Дәниф.
– Файдасы бармы соң?
– Әле чабып йөрмим әле, дип шаяртты бу!

Шаккатым! Дәнифнең елмаеп сөйләшкәнен күптән күргәнем юк иде инде! Сөбеһаналла!

– Йокыларым яхшырды, көч керә башлады, хәлләрем алга таба, дип сөенечен уртаклашты Дәниф.

Сезне дә шатландырыйм әле, инстадусларым! Яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновның хәлләре алга таба! Аллага шөкер», –  дип яза шагыйрә инстаграм битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк