Логотип
Хәбәрләр

Дилия Әхмәтшина «Turkvizyon 2020» бәйгесендә чыгыш ясаячак

20 декабрьдә 16:00 сәгатьтә (Истанбул вакыты буенча) TMB телеканалында «Turkvizyon 2020» халыкара җыры бәйгесенең трансляциясе узачак.

20 декабрьдә 16:00 сәгатьтә (Истанбул вакыты буенча) TMB телеканалында «Turkvizyon 2020» халыкара җыр бәйгесенең трансляциясе узачак. Биредә Татарстаннан Дилия Әхмәтшина «Гафу ит, авылым» җыры белән чыгыш ясаячак.

Шулай ук трансляцияне «BEZ» телеканалында онлайн рәвештә карап булачак. Быел әлеге бәйгедә бөтен дөньядан егермедән артык регион катнаша.

«Мин сезнең мораль һәм мәгълүмати ярдәмегезгә мохтаҗ», – ди Дилия Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк