Логотип
Хәбәрләр

Данир Сабировның хатынын жәлләп ташлама ясаганнар

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның хатыны Миләүшә кечкенә кызлары Данияне мәктәпкә илткән видеосын урнаштырган, ә кыз өстенә тун кигән. Шул хөрмәткә Миләүшә тун белән бәйле хәлне искә төшерде.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның хатыны Миләүшә кечкенә кызлары Данияне мәктәпкә илткән видеосын урнаштырган, ә кыз өстенә тун кигән. Шул хөрмәткә Миләүшә тун белән бәйле хәлне искә төшерде.

«Мин бу тунны олы кызым Мәрьямгә дип алган идем, хәзер ул Даниягә калды. 4 ел элек әни белән Мәрьямгә тун алырга бардык. Бөтен җирне карап чыктык, бер җирдән дә таба алмадык. Минем нәкъ тә менә куртка түгел тун аласым килде. Сәүдә үзәкләрендә йөреп аргач, Южныйга килдек. Мәрьям киеп карый-карый арып бетте, Дания кечкенә иде бит әле, кулымнан төшмәде дә. Минем нинди халәттә булуымны күз алдыгызга китерә аласыздыр. Балалар туннары сата торган бердәнбер бүлеккә кердек һәм менә шушы соры төстәгесе ошады. Бәясе ялгышмасам 12 000 иде. Кибет хуҗасы мине үзем генә дип уйладымы, минем арган кыяфәтемә карап жәлләдеме, тунны ярты бәясенә генә сатты. Шулай итеп мин аны 6000 генә алдым. Хәзер бу бәягә куртка да алып булмый. Мин ул кешегә рәхмәтлемен, ул тун үзе җылы, үзе җиңел, үзе матур. Дөньяда яхшы күңелле кешеләр бар бит ул».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вэт гажэп булган бу...